Аксубаево
  • Рус Тат
  • Егетләр Ватанга хезмәт итәргә киттеләр

    Дүшәмбе көнне Аксубайда хәрби хезмәткә чакырылучыларны Татвоенкомат җыю пунктына беренче озату булды.

    Иртәдән үк элеккеге хәрби комиссариат бинасы янында кеше күп иде.

    Бу вакыйгага зур әһәмият биреп, хәрби көйләр яңгырады. Армиягә китүчеләрне озатырга район җитәкчеләре, җәмәгатьчелек вәкилләре килгән иде.

    – Ватаныбызны саклау өчен куәтле армия бар, ул заманча техника белән җиһазландырылган, – дип ассызыклады үз чыгышында район башлыгы Камил Гилманов. – Менә сезгә дә Россия Кораллы Көчләре сафларында хезмәт итәргә чират җитте. Мин сезгә исән-сау хезмәт итеп, туган якка әйләнеп кайтуыгызны телим. Күргәнегезчә, тирә-юньдә барысы да үзгәрә, матурлана, тормыш кызыграк була бара, ә безнең бергә эшлисе эшләребез күп әле.

    Егетләргә Үзәк хәрби округ инспекторы, генерал-майор Анатолий Молоствов мөрәҗәгать итте.

    – Безнең дәүләт сезгә иң җаваплы эшне - Ватанны саклауны ышанып тапшыра, – дип белдерде ул. - Ватаныбызны саклау – барыбызның да изге бурычы. Бу җитди сынау, аны узып, сез чын патриотлар булырсыз, лаеклы хезмәт итеп, өйләрегезгә кайтырсыз, – дип ышанабыз.

    Аксубай һәм Чирмешән районнары хәрби комиссары Дмитрий Палаткин үзләрен хезмәттә ничек тотарга, Кораллы Көчләрдә хезмәт итүнең заманча шартлары турында сөйләде.

    Иртәгәге сугышчыларга яшь солдат Игорь Гадеевның әнисе Ирина Крюкова мөрәҗәгать итте.

    – Мин армия сафларында булмадым, әмма уңышлы хезмәтнең өч төп нигезен беләм: командирларны тыңлагыз, алдашмагыз, нинди генә авырлыклар булмасын, бер-берегезгә ярдәм итегез, саранлык күрсәтмәгез, менә шул вакытта армиядә барысы да әйбәт булачак - диде ул.

    Әниләрнең күзләренә яшь тула. Бу – балаларының үсеп, иртәгә хәрби форма киеп Ватанны саклаучы булуларын аңлаудан туган горурлык һәм шул ук вакытта аерылышу ачысыннан моңсулык яшьләре иде. Егетләр якын кешеләре белән елмаеп хушлаштылар.

    – Минем бар да яхшы булыр, әни, борчылма! – дип, бер егет әнисен тынычландырды. - Син беләсең бит, мин еш шалтыратачакмын.

    Менә автобуска утырырга команда бирелде. Бер-ике минуттан хәрби комиссариат ишегалды бушап калды, озатучылар уллары утырган транспортны кул болгап озатып калдылар.

    Беренче чакырылышта аксубайлылар - Игорь Гадеев һәм Денис Герасимов, Сергей Антипов (Иске Үзи авыл җирлеге), Александр Карпов (Кәкре Күл авыл җирлеге) һәм Яңа Кармәт авыл җирлегеннән Дмитрий Козлов һәм Роман Ковряков китте.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: