Аксубаево
  • Рус Тат
  • ЭЭМ ветеранының – юбилей

    ЭЭМ ветераны Василий Евдокимов 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

    Хокук саклау органнарында Василий Владимирович 14 ел хезмәт куйган. Яңа Тимошкино авылында туып үскән егет, армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң, Чистай авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә. Дипломлы белгечкә башта бригадир, аннары инженер вазыйфаларын ышанып тапшыралар.

    – Кытай белән чиктә, чик сакчылары гаскәрләрендә хезмәт иттем мин, вожатый-кинолог булдым, 1989 елда КПСС райком мине эчке эшләр бүлегендә эшкә тәкъдим иткәненә башка сәбәпләр дә булгандыр. Башта оператив кизү торучы ярдәмчесе булдым, аннары участок инспекторы, ә аннан соң инде – өлкән участок хезмәткәре, – дип искә ала юбиляр.

    Һәм монда, аның белән бергә милиция хезмәтен үткән хезмәткәрләре сүзләренчә, ул алдынгылар рәтендә була. Күп еллык хезмәте дәверендә ведомстводан күп тапкыр медальләр, мактау грамоталары белән бүләкләнгән.

    Лаеклы ялга чыканнан соң Василий Владимирович район өчен хезмәт куюын дәвам итә – 5 ел дәвамында Яңа Тимошкино авылында мәдәният йортын җитәкли. Бүгенгесе көндә дә котельняда оператор булып эшли.

    Яңа Тимошкино авылында Евдокимовлар гаиләсен үрнәк гаилә дип атыйлар. Василий Владимирович тормыш иптәше Галина Васильевна белән 38 ел бергә гомер иткәннәр, ике бала тәрбияләп үстергәннәр.

    Улы да, кызы да әтиләре эзләре буенча киткәннәр һәм хокук саклау органнарында хезмәт куялар. Денис – Яр Чаллы шәһәрендә тикшерүче, ә кызы – Түбән Кама шәһәрендә кизү бүлегендә эшлиләр. Хуҗалыктан тыш, Евдокимовлар гаиләсенең мал-туарлар, тракторлары бар, игенчелек белән дә, умартачылык белән дә шөгыльләнәләр.

    – Чын хуҗалыкчы, – дип сөйли хезмәттәше турында ЭЭМ ветераннар советы рәисе Шамил Сәхәбетдинов. – Ул эшсез утырырга күнекмәгән. Үз вакытында, участковый булганда, аның карамагында 6 авыл җирлеге, 13 авыл бар иде.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: