Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

ЭЭМ ветераннары бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр

Аксубай районы ЭЭМ ветераннары Россиянең эчке гаскәрләр һәм эчке эшләр органнары ветераннары көнен билгеләп үттеләр. Тантаналы чара район Мәдәният йортында узды.

– ЭЭМ ветераннары дигән сүзләр – горур яңгырый һәм зур билгеләнешкә ия. Бу сүзләр – әлеге тармакта хезмәт куйган кешенең бөтен тормышын,  белемен, һөнәри осталыгын үз эченә ала, – дип ассызыклады сәламләү чыгышында район ЭЭМ ветераннары советы рәисе Шамил Сәхабетдинов. 
Ул хәрби иптәшләрен бәйрәм белән тәбрикләде һәм республика ЭЭМ ветераннары оешмасы рәисе Евгений Гатцукның котлау юлламасын укыды. Ветераннар оешмасына булышлык күрсәткәне өчен Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлек җитәкчесе Илнар Камалиевка, оешма эшендә актив тормыш позициясе алып барганнары өчен Шамил Сәхабетдиновка һәм Илһам Вафинга Республика ЭЭМ ветераннары оешмасы исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырылды. 
Тантана башланганчы  вакытсыз вафат булган хәрби иптәшләре истәлегенә бер минутлык тынлык оештырылды. 
Бүген ЭЭМ ветераннары сафында 50 хезмәткәр исәпләнә. Бәйрәм көнендә бер ветеран да игътибарсыз калмады – сәхнәдә аларга район җитәкчелеге, ветераннар оешмасы исеменнән бүләкләр, чәчәкләр тапшырылды һәм җылы сүзләр яңгырады.
Ветераннарны Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге җитәкчесе Илнар Камалиев, ветераннар тәҗрибәсе – бүгенге көндә хокук саклау тармагында хезмәт куйган хезмәткәрләр өчен бәяләп бетергесез дип ассызыклап үтеп, аларны бәйрәмнәре белән ихластан котлады. Район җитәкчелеге исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесе  урынбасары Сергей Александровтан да котлау сүзләре яңгырады. Ветераннарны тәбрикләргә яшь коллегалары гына түгел, Россия ЭЭМның Яңа Чишмә районы буенча бүлек җитәкчесе Илгиз Алмакаев, Яңа Чишмә районы ветераннар оешмасы, район үзәге оешмалары һәм предприятиеләре җитәкчеләре дә килде. Бу ЭЭМ ветераннарына булган хөрмәтне, аларның куйган  хезмәтләрен югары бәяләүне дәлилли. Чакырылучылар бер-бер артлы сәхнәгә күтәрелделәр, аларга һәрберсенә бүләкләр генә тапшырып калмыйча, үткән хезмәт көннәреннән кызыклы вакыйгаларны да искә төшерделәр, эчке хезмәт органнарының элеккеге хезмәткәрләре белән структураларның алга таба тыгыз хезмәттәшлеге нәтиҗәләре турында сөйләделәр. Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Станислав Зайцев үзенең беренче укытучысы – ЭЭМ ветераны Татьяна Зотовага, ә “ТАТМЕДИА“ АҖ филиалы  район гәзите  редакциясе җитәкчесе Айдар Моратшин үзенең якташы – ЭЭМ ветераны Рәмзия Бакировага бүләкләр тапшырдылар.
ЭЭМ ветераннары өчен район мәдәният хезмәткәрләре бәйрәм концерты әзерләгәннәр, әмма ветеран-хезмәттәшләр – Гомәр Хәйруллиннан һәм Ирина Жарковадан музыкаль бүләкләр алу аерата да күңелгә якын булды. Тантана мул табын артында тәмамланды.
Людмила Жаренова. 
Автор фотосы. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев