Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

ЭЭМ хезмәтләрен электрон рәвештә алырга була

Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында – WWW.ГОСУСЛУГИ.РФ ЮХИДИ хезмәтләрен электрон рәвештә алырга мөмкин.

Биредә автомототранспорт чараларын һәм аларга тагылмаларны теркәү буенча дәүләт хезмәтләрен алуга язылу, шулай ук машина йөртү таныклыкларын электрон рәвештә бирү һәм алмаштыру мөмкинлеге тормышка ашырыла.

Моннан тыш, WWW.ГОСУСЛУГИ.РФ порталы аша дәүләт пошлинасын түләгәндә 30 процентлы ташлама бирелә. Интернет аша дәүләт хезмәтләреннән файдалану, өйдән чыкмыйча гына һәм вакытны әрәм итмичә гариза бирергә, шулай ук Дәүләт автоинспекциясенең уңайлы имтихан яки датасын һәм вакытын сайларга мөмкинлек бирә.

Халыкка уңайлы булсын өчен, 2019 елның 1 октябреннән гражданнарны шулай ук кичке вакытта – 20.00 сәгатькә кадәр кабул итү башкарыла. Россия милли машина йөртү таныклыкларын алмаштыру, халыкара машина йөртү таныклыкларын алу һәм алмаштыру буенча дәүләт хезмәтен республиканың һәр районында филиаллары булган «Татарстан Республикасында КФҮ» ДБУ аша да алырга мөмкин.

Күп функцияле үзәк тарафыннан дәүләт хезмәте күрсәтү вакыты гариза һәм дәүләт хезмәте күрсәтү өчен кирәкле документларны кабул итү һәм теркәү моментыннан, машина йөртү таныклыгын биргәнчегә кадәр (мөрәҗәгать итүче тарафыннан билгеләнгән барлык таләпләрне дә эзлекле һәм уңышлы үтәү шарты белән) 15 эш көненнән дә артмый

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев