Аксубаево
  • Рус Тат
  • Дәвалыйлар да, бииләр дә

    Аксубай медиклары районга бронза җиңү алып кайтты.

    Бу юлы һәр елны уздырыла торган «Наше время – Безнең заман» эшче яшьләр иҗаты VII Республика телевизион фестиваленнән.

    Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә узган фестивальдә төрле эшчәнлек тармакларында эшләүче 18-35 яшьлек кешеләр предприятиеләр, учреждениеләр, оешмалар составында, шулай ук аерым башкаручылар, дуэтлар, трио, ансамбльләр «Вокал», «Хореография», «Парлак минут» номинацияләрендә катнаша алды. Район хастаханәсе яшьләре дә мөмкинлекне кулдан ычкындырмады.

    – Безнең районда медиклар командасы инициативалары ташып торган яшьләрдән тора, алар “Биер чак” хореография коллективы булып берләшеп, икенче ел рәттән үзләрен «Наше время – Безнен заман» фестивалендә танытты. Узган ел да без призер булдык, быел да “Хореография” номинациясендә «Чаваш таши» биюе белән өченче урын өчен диплом белән кайттык, – дип сөйли төркем җитәкчесе – терапия бүлеге өлкән шәфкать туташы Марина Власова. – Безнең идеяне хуплаганы өчен, әлбәттә инде, үзе дә күңеле белән иҗади кеше юбулган баш табиб – Марсель Ислямовка, хореограф Майя Семеновага һәм костюмнар өчен – район Мәдәният йорты җитәкчелегенә рәхмәт белдерәбез.

    Аксубай медиклары 16 ноябьдә «Пирамида» күңел ачу үзәгендә узачак гала-концертка чакыру да алганнар инде.

    Фото: РҮХ архивыннан

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: