Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Дуслары истәлегенә хач куйдылар

Электән үк безнең район авыллары белән күрше районнарның янәшәдәге авыллары арасында җылы мөнәсәбәт урнашкан.

Моны Чирмешән районының Лагерка авылы һәм безнең районның Иске Тимошкино, Беловка, Федоровка, Сергеевка авыллары халкы турында да әйтергә мөмкин. Күптән түгел алар бергәләп юл өстендә хач урнаштырдылар.

Ике район чигендә урнашкан авылларның яшь вәкилләре бигрәк тә дустанә мөнәсәбәттә. Алар безнең район территориясендә эшләгән Айвенго дустыбыз турында яхшы хәтер саклыйлар. Ул үз авылында чиркәү төзергә, истәлек хачлары урнаштырырга хыялланган, әмма хыялларын тормышка ашырырга насыйп булмый, ул арабыздан китте, аны югалту хәсрәте дуслары өчен уртак булды.

Авыл халкын аның турындагы якты истәлек берләштерде. Алар бергә җыелып, аның авылында истәлек хачы куйдылар һәм Иске Тимошкино авылына керү юлында, юлчыларның юлларын яктыртсын һәм бәхетсезлекләрдән сакласын өчен, православ символы урнаштырдылар.

Дуслары искә алганча, Айвенго Иске Тимошкиноны туган авылыдай бик яраткан, халык белән җылы аралашкан. Хачны әзерләүдә һәм урнаштыруда югарыда телгә алынган торак пунктлардан килгән яшьләр Евгений Погодкин, Николай Терентьев, Артур Чугунов, Игорь Уланов, Владимир Ефремов, Игорь Андреев, Александр Пименов, Алексей Петров, Андрей Гаврилов, Павел Волков, Дмитрий Ефремов, Андрей Гаврильчев, Артем Якушкин, Владимир Орлов, шулай ук Айвенгоның әти-әнисе Олег Федотович һәм Мария Гавриловна Журавлевлар, апасы Айна, Николай Нестеренко, Иске Тимошкинода яшәүче Аркадий Яшмурзин катнашты. Аларның һәркайсы әлеге монументаль корылманы булдыруга үз өлешен кертте.

Хач куюда Аксубай православ чиркәве башлыгы Александр Качаев, Иске Тимошкино авылы гыйбадәт йорты рухание Александр Пасичук катнаштылар. Руханилар бу урынны изгеләндерделәр, бергәләп гыйбадәт кылдылар.

Хач ерактан ук күренә, ул кояш нурлары астында ялт-йолт итеп тора. Һәр православ кешесе аңа баш ия, дога кыла һәм Алладан ярдәм сорый ала.

– Бездә яшьләр актив, бердәм, – ди Иске Тимошкино авыл җирлеге башлыгы Полина Мулеева. – Яшьләрнең теләсә кайсы уртак эшкә күңел белән алынуы шатландыра.

 

Фото: Иске Тимошкино авыл җирлеге архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X