Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Думага ветераннар өчен комуналь түләүләрне гамәлдән чыгару турында проект тапшырылды

Хәзерге вакытта гражданнарның әлеге категориясе өчен коммуналь хезмәтләр 50 процент күләмендә компенсацияләнә.

ЛДПР фракциясе депутатлары Ярослав Нилов, Дмитрий Свищев, Алексей Диденко һәм Сергей Леонов Дәүләт Думасына 2022 елның 1 июленнән Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидлары өчен коммуналь түләүләрне тулысынча компенсацияләргә тәкъдим иткән закон проекты тапшырды. Ярослав Нилов үзенең Telegram-каналында шул хакта хәбәр иткән. Бу хакта ТАСС агентлыгы яза.

«Закон проекты тарафыннан «Ветераннар турында»гы федераль законның 14 һәм 15нче маддәләренә гражданнарның әлеге категориясенә торак бүлмәләргә түләү чыгымнарын, күп фатирлы йорттагы гомуми милекне капиталь ремонтлауга түләнгән взносны һәм коммуналь хезмәтләрне 100 процент күләмендә компенсацияләү рәвешендә социаль ярдәм чаралары күрсәтергә тәкъдим иткән үзгәрешләр кертергә тәкъдим ителә», - диелә аңлатма язуында.

Инициатива авторлары билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидларына торак бүлмәләргә түләү чыгымнарын, күп фатирлы йорттагы гомуми милекне капиталь ремонтлауга түләнгән взносны һәм коммуналь хезмәтләрне 50 процент күләмендә компенсацияләү рәвешендә социаль ярдәм чарасы тәкъдим ителә.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев