Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Думада россиялеләрнең газлаштыруга тоткан чыгымнарын компенсацияләргә тәкъдит иттеләр

Владимир Путин программаны гамәлгә ашыра башлау турында күрсәтмә биргәннән соң, әмма тиешле карар кабул ителгәнче эшкә керешкән россиялеләрнең шундый мөмкинлеге барлыкка киләчәк.

Киләчәктә Россиядә яшәүчеләрнең газлаштыруга тоткан чыгымнарын (бу социаль газлаштыру программасы гамәлгә ашырыла башланганчы эшләнгән очракта) компенсацияләргә рөхсәт итәргә мөмкиннәр. Бу хакта «Бердәм Россия» партиясенең матбугат хезмәте үзенең Telegram-каналында хәбәр итә.

РФ Президенты Владимир Путин программаны гамәлгә ашыра башлау турында күрсәтмә биргәннән соң, әмма тиешле карар кабул ителгәнче эшкә керешкән россиялеләрнең шундый мөмкинлеге барлыкка киләчәк.

«Без моны үз акчаларын газлаштыруга тоткан гражданнарның чыгымнары 100 процентка каплануын тәэмин итү өчен компенсацияләргә тәкъдим иттек», - диде партиянең Генераль секретаре Андрей Турчак.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев