Аксубай

Аксубай районы

Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Дуңгызларны биналарга “ябарга” кирәк

Бүген Аксубай районы Советында гадәттән тыш хәлләр буенча комиссиянең ашыгыч киңәшмәсе узды.

Татарстанда Африка дуңгызлар чумасы теркәлгән.

Спас районы территориясендә карантин режим кертелгән – авыру Приволжское бистәсенең шәхси ярдәмче хуҗалыгында ачыкланган. Өч торак пункт куркыныч янаган зонага керде, анда дуңгызларны юк итү буенча эшләр башкарылган.

Спас районының Куйбышев аучылык хуҗалыгында ике атылган кабан дуңгызыннан Африка чумасы вирусы ачыкланган.

Югары Ослан районында Африка дуңгызлар чумасы 5 мең баш терлек асрала торган крестьян-фермер хуҗалыгында ачыкланган. Радиусы авыру чыганагыннан биш чакрым ераклыкта билгеләнә торган зонадан тере дуңгызларны, дуңгызчылык продукциясен чыгару һәм сату, дуңгызчылык продукциясе калдыкларын сату тыела.

Аксубай районы күзәтү зонасына керә, ул авыру чыганагыннан (Спас районы) 100 километр ераклыкта урнашкан. Безнең районда да тере дуңгызларны, дуңгызчылык продукциясен сату, халыктан дуңгызлар сатып алу, дуңгызларның иректә утлап йөрүе, шул исәптән түбә астында асрау тыела.

Миграцияләнүче кабаннар тәүлегенә 80 километр юл үтә ала, шуңа күрә хезмәтләр һәм ведомстволар, авыл җирлекләре башлыклары гдәттән тыш хәлләр буенча район комиссиясенең ашыгыч киңәшмәсенә җыелдылар.

– Без дуңгызлар Африка чумасының районга үтеп керүенә юл куймау буенча барлык чараларны күрергә тиеш, – дип өндәде район башлыгы Камил Гилманов. – Биоресурслар комитетына район территориясендә кабан дуңгызларының популяциясен контрольдә тотарга, дуңгыз асраучы фермаларны аерым контрольгә алырга кирәк, бәхеткә, бездә алар санаулы гына, шулай ук шәхси секторны да.

Районның баш ветеринария табибы Рәис Хөснуллин шәхси ярдәмче хуҗалыкларга инфекция кертүне булдырмау буенча чаралар турында сөйләде. Дуңгызчылык предприятиеләрендә биологик саклану чараларын «ябык тип» режимында эшләүне тәэмин итәргә, дуңгызларны асрау буенча ветеринария-санитария кагыйдәләрен үтәүне тәэмин итәргә кирәк. Белгеч хуҗалыкларда дуңгызларны ябып тоту белән генә чикләнмәскә, аларны гнуска каршы эшкәртүне, ә биналарда кимерүчеләргә каршы эшкәртү үткәрергә, дуңгызларга тикшерелмәгән азык-төлек калдыкларын ашатмаска чакырды.

Хайваннар дөньясы объектларын һәм аларның яшәү тирәлеген һәм әйләнә-тирә мохитне саклау һәм куллану буенча районара бүлек җитәкчесе Николай Крайнов аңлатып үткәнчә, район территориясендә кыргый кабан дуңгызларының санын җайга салу даими рәвештә алып барыла, барлык табылган кабан дуңгызларының Африка чумасына тикшеренүләр өчен пробалар алу алып барыла. Африка дуңгыз чумасы мониторингына пробалар алу белән кабаннарның үләксәләрен ачыклау буенча рейдлар да оештырыла.

Россельхознадзор дәүләт инспекторы Эльвира Нотфуллина аңлатып узганча, кеше Африка чумасын урманнан, аяк киеме белән алып кайтырга да мөмкин. Инфекция кешеләр өчен йогышлы түгел. Тик киемдә дә вирус алты айга кадәр саклана ала. Ул, кызганычка каршы, зарарланган итнең сатуга эләгүе турында да кисәтте. Хәер, «Меркурий» системасы гамәлгә кертелгәч, мондый продукцияне җибәрү катгый контрольдә тотыла һәм шунда ук йолып алына. Инфекция 70 градуста үлә, әйтик, пешкән казылыклар куркыныч тудырмый. Тик менә пикникта чүп-чар белән калдырылган дуңгыз итеннән ясалган казылык тышы да авыру чыганагы булырга мөмкин, чөнки әзерләнгән вакытта тиешле температура режимы тәэмин ителмәгән булырга мөмкин.

Район халкына белгечләрнең киңәшләренә колак салырга кирәк, бу юнәлештә эшне җирлек башлыкларына да йөкләделәр. Авыру ачыкланганда чаралар күпкә җитдирәк булырга мөмкин – бу икътисади блокада буларак та яный. Карантин кертү белән бәйле рәвештә, югарыда билгеләнгән чикләүләрдән тыш, зарарланган зонадан кыр продукциясе – ашлык, печән чыгару да тыела.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев