Аксубаево
  • Рус Тат
  • Дөньяда коронавирус йоктыру очраклары 194,7 миллионнан артып киткән

    Коронавирус инфекциясе йоктыручылар саны 15 миллионнан артып киткән илләр арасына АКШ, Һиндстан һәм Бразилия керә.

    Сишәмбе иртәсенә дөньяда коронавирус инфекциясе йоктыручылар саны 194 721 008 кешегә җитте, дип хәбәр итте Американың Джонс Хопкинс университеты.

    «Интерфакс» агентлыгы язуынча, вирус тарала башлаганнан бирле ковид белән бәйле авырулардан 4 167 618 кеше вафат булган.

    Коронавирус инфекциясе йоктыручылар саны 15 миллионнан артып киткән илләр арасына АКШ, Һиндстан һәм Бразилия керә.

     

     

    Чыганак: tatar-inform.tatar

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: