Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Дөнья чемпионатына юллама

Шәрбән авылында туып-үскән Ильяс Вафин билбау көрәше буенча Россия беренчелегендә икенче урынны алды.

Башкортстанның иң спортлы шәһәрләреннән берсе, Октябрьски районында 15-17 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча Россия беренчелеге узды. Ярышларга РФнең 22 субъектыннан 240 көрәшче килде.

В.Г. Тимирясов исемендәге 1 нче Аксубай мәктәбендә белем алучы Ильяс Вафин Татарстан Республикасы җыелма командасы составында чыгыш ясады. Югары әзерлек һәм осталык күрсәтеп, ул ярышлар призеры булды. Тренерлар Илдус Вафин һәм Диләрә Латыйпова тәрбияләгән спортчы икенче урынны яулап, 2021 елның җәендә Мамадыш шәһәрендә узачак Россия җыелма командасы составында Дөнья беренчелегендә катнашуга юллама алды.

 

Фото: Илдус Вафинның шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев