Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Дөнья челтәре афәте

Прокурор урынбасары Лариса Горожанкина балаларның Интернетта аралашуын контрольләү кирәклеге турында кисәтә.

– Интернет челтәрендә яшүсмерләрнең беренчел социальләштерү процессын җимерүне максат итеп куйган төрле төркемнәр, берләшмәләрнең деструктив психологик йогынтысы бар. “АУЕ“ (арестантский уклад един – Арестант тормыш тәртибе бердәм) хәрәкәтен аерым билгеләп үтәргә кирәк, – дип хәбәр итте прокурор урынбасары. 

АУЕ хәрәкәте Татарстан Республикасында җәмгыятькә каршы юнәлештәге яшьләр берләшмәсе формасын алмады. Шуның белән бергә, криминал төре  формирование нигезе булып торган яшьләр берләшмәсе фикерләрен тарату җәмгыять өчен аерым куркыныч тудыра.

АУЕ идеологияләрен таратуга юл куймау прокуратура органнары өчен дә, балигъ булмаганнарның күзәтүсез йөрүләрен һәм хокук бозуларын профилактикалау системасының бөтен органнары һәм учреждениеләре өчен дә актуаль бурыч булып тора. 

Шулай итеп, үткән елда  прокуратура кушуы буенча балигъ булмаганнарның үз-үзләрен тәртипсез тотышларын пропагандалауга юнәлдерелгән интернет-сайтларны ачыклау бурычы йөкләнде.

Эш барышында Казанда “ВКонтакте“ социаль челтәрендә “АУЕ“ аббревиатурасын кулланган криминаль субкультура төркемнәренә язылган балигъ булмаганнар ачыкланган. Алар белән уңай нәтиҗәләргә китергән профилактик эшләр оештырылган. 

Лариса Горожанкина шулай ук экстремистик материалларга “лайк“ һәм “репост“ куйган өчен җаваплылык турында да  искә төшерде, чөнки бу да  шулай ук  мәгълүматларны таратуга тиңләштерелгән гамәл санала.

– Нацист символикасын һәм атрибутикасын пропагандалау яки халык массасына тәкъдим иткән өчен дә административ җаваплылык каралган, – дип ассызыклады ул.

– Нацистлар символикасын һәм атрибутикасын көндәлектә яки төркемдә генә түгел, шулай ук язма астындагы язуларда, көндәлек исемнәрендә, эпиграфларда, логинда, аватаркада, кулланучы кызыксынуларында, аның интернет челтәрендәге бите эчтәлегендә һәм ник астындагы язмада урнаштыру тыелган – бөтен атрибутлар да пропаганда буларак саналырга мөмкин.

– Бүген без Интернет челтәрендәге берничә куркыныч гамәл турында гына сөйләдек. Дөнья челтәрендә яшь кулланучылар өчен куркыныч тудырган әйберләр бихисап: суицид-сайтлар; милләтара бәхәс,  расалар арасында кабул итмәүчәнлек (экстремизм, милләтчелек, фашизм) кебек күренешләргә нигез булып торган сайтлар; әдәпсезлек юнәлешендәге һәм начарлыкка өндәгән  башка сайтлар, – дип тәмамлады  сүзен прокурор урынбасары.

– Ата-аналарга һәрвакыт балаларның Интернетта аралашуларын контрольләргә һәм балаларга челтәрдә үз-үзләрен тәртипле тоту хакында аңлатырга кирәк.

Фото
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев