Аксубаево
  • Рус Тат
  • Дәүләт ярдәме белән

    Дәүләт шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерергә карар иткән авыл халкына ярдәм күрсәтә

    Үз шәхси хуҗалыкларында терлек асраучы хезмәт сөючән хуҗаларга дәүләттән ярдәм күрсәтелә. Бу хакта район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге начальнигы Наталья Сорокина белән сөйләшәбез:

    - Республика авыл хуҗалыгы министрлыгы линиясе буенча шәхси хуҗалыклар хуҗаларына нинди ярдәм чаралары билгеләнгән?

    - 2019 елга шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнарга дәүләт ярдәме буенча тулы бер комплекс программалар эшли. Аерым алганда, мини фермалар төзү белән бәйле чыгымнарның бер өлеше каплана. Сигез сыерга мини-ферма төзү өчен  400 мең сум субсидия, биш сыерга исәпләнеп төзелсә  – 200 мең сум акча бирелә.  

    Шулай ук таналар һәм нәселле таналар сатып алуга тотылган чыгымнарның бер өлеше субсидияләнә: товар таналары яки таналар – 30 мең сум, нәселле таналар яки таналар – 40 мең сум. Яшь таналар 21 айлык, тере авырлыгы 430 килограммнан да ким булмаска тиеш. Берне бозаулаган хайванның  яше  27 айдан алып әмма  36 айдан да артыграк  түгел  һәм тере авырлыгы 450 килограммнан да ким булмаска тиеш.

    Шартлар буенча, субсидия күләме бер шәхси ярдәмче хуҗалыкка алынган малларның өстәмә бәясенә салымнан башка чыгымнарның 70 процентыннан артып китә алмый. Шулай ук республика бюджетыннан 50 дән 100 башка кадәр күләмдә бер шәхси ярдәмче хуҗалыкларга кош-корт сатып алу чыгымнарының бер өлешен каплауга субсидияләр каралган.

    Агымдагы елның 1 февраленнән 1 июленә кадәр чыгымнарны каплау бер баш күркә яки казга – 100 сум, бер баш үрдәккә – 80 сум, бер баш сыерга – 30 сум тәшкил итәчәк. 2019 елда шәхси ярдәмче хуҗалыкларда сыер асрауга субсидияләр бирү программасы озайтылды. Бер сыер асраучы шәхси хуҗалыклар өчен субсидия күләме 2300 сум тәшкил итәчәк. Ике сыерның хуҗалары сыер өчен 3300 әр мең сум акча алачак, ә өч һәм аннан да күбрәк сыер асраучылар аларның һәркайсына 4300 сум күләмендә акча алачак.

    Субсидия алу өчен ветеринария берләшмәсе белән малларга ветеринария хезмәте күрсәтүгә килешү булу мәҗбүри шарт булып тора. Шулай ук дәүләт тарафыннан 3 яшьтән өлкәнрәк бияләргә азык сатып алуга 3000 сум күләмендә акча бүлеп бирелә.

    Дәүләт ярдәме, шәхси ярдәмче хуҗалык өлкәсендә дәүләт ярдәме алу өчен нинди документлар әзерләргә кирәклеге турындагы мәгълүматны авыл җирлекләре башкарма комитетларында, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтында яки район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә белергә була.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: