Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Дәүләт торак фонды коронавирустан зыян күрүчеләргә кредит каникуллары бирәчәк

Социаль ипотеканы бер айга кичектерү өчен гариза язарга кирәк.

Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды коронавирус пандемиясе аркасында больничныйда булган, мәҗбүри карантин аркасында финанс югалтулар кичергән яки түләүсез ялда булган социаль ипотека түләүчеләргә кредит каникуллары бирәчәк. Бу турыда оешма матбугат хезмәте хәбәр итә.

Зыян күргән социаль ипотекада катнашучыларга гариза язарга кирәк. Шуңа нигезләнеп, түләүләр 1 айга кичектереләчәк. Бу бурыч тигез итеп 12 айга бүленәчәк.

«Без коронавирустан зыян күрүчеләрнең социаль ипотека буенча мөрәҗәгатьләрен шәхси шартларда карарга һәм авыр тормыш вазгыятендә аларга ярдәм итәргә әзер», — диде Дәүләт торак фонды башкаручы директоры Марат Зарипов.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев