Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Дәүләт техник күзәтчелеге шәхси тракторларны тикшерә

6 майдан 31 майга кадәр районда тракторларга һәм аларның тагылмаларына техник карау уздырылачак.

Дәүләт техник күзәтчелеге органында теркәлгән машиналар өчен еллык техник карау мәҗбүри башкарыла. Ул барлык юридик һәм физик затларга кагыла, куркынычсызлык кагыйдәләре техник карау узмаган машиналар белән идарә итүне тыя.       

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Аксубай районы бүлегендә шәхси затлар тарафыннан меңгә якын берәмлек техника исәпләнә һәм аларның һәркайсы техник карау үтәргә тиеш. Әгәр гражданин үз  техникасын сатарга, яңадан рәсмиләштерергә, теркәү мәгълүматларына үзгәрешләр кертергә яки нинди дә булса техник-операция ясарга теләсә, двигатель алмаштырган булса, тракторын һәркем белән бергә карарга тиеш.

Машина ватылмаган яки озак вакыт сакланганда, хуҗасы барлык мәсьәләләрне дә Дәүләт техник күзәтчелеге вәкиле белән килештерергә тиеш.

– Техник карау вакытында тапшыру, руль идарәсе һәм тормоз системасы, яктылык һәм тавыш сигнализациясе, пыяла чистартучы, шиннарның торышына аерым игътибар бирелә ,– дип тикшерү нигезләре белән таныштыра бүлек башлыгы - ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең территориаль бүлекчәсе баш дәүләт инженер-инспекторы Илдар Бикмөхәммәтов. – Шулай ук документлар туры килү, медицина аптечкасы, ут сүндергеч, авария очрагында кирәкле тукталыш билгесе булу да  шарт. Тракторларны һәм үзйөрешле машиналарны куркынычсыз эксплуатацияләү өчен барысы да тәртиптә булырга тиеш.

Техник карау уздыру урыны һәм вакыты авыл җирлекләре башлыклары белән килешенгән.

6 май көнне - Савруш һәм Урмандеево авыл җирлекләрендә,

7 май көнне – Иске Ильдеряк, Иске Кармәт,

8 май – Иске Татар Адәмсуы һәм Емелькино,

10 май көнне – Яңа Аксу һәм Иске Тимошкино,

13 май көнне – Беловка, Иске Үзи һәм Иске Кыязлы,

15 май көнне – Иске Ибрай, Яңа Ибрай,

16 май – Яңа Кармәт, Кәкре Күл,

20 май көннәрендә Шәрбән һәм Трудолюбовода,

22 май – Сөнчәле һәм Мюдово авыл җирлекләрендә,

23 майдан 31 майга кадәр – Аксубайда үткәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев