Дәүләт Советы депутатлары гаиләдә көч куллану темасына кайнар линия оештыра
Якындагы айда «Мәрхәмәт – Милосердие» депутатлар берләшмәсе гаилә-көнкүрештә көч куллану темасына багышланган «Хатын-кыз игътибары» дигән кайнар линия уздырачак.
Ул Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил белән берлектә оештырыла. Шул хакта бүген хатын-кыз депутатлар берләшмәсе утырышында билгеле булды. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, «Мәрхәмәт – Милосердие» берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова сүзләренчә, 2019-2020 елларда күп балалы гаиләләргә социаль ярдәм чараларын законнар белән җайга салу, хатын – кызлар сәламәтлеген саклау, инвалидлыгы булган өлкән яшьтәге гражданнарга озак вакыт тәрбияләү системасын булдыру, хатын-кызларга хезмәтне саклау һәм башка мәсьәләләр парламентарийлар өчен өстенлекле булачак.
«Планны төзегәндә, без Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Дәүләт Советына юлламасы нигезләмәләренә таяндык, киләсе елның төп вакыйгаларын – ТАССРның 100 еллыгын һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын, шулай ук сайлау кампаниясе барышында алган сайлаучыларның наказларын исәпкә алдык»,-диде Ларионова.
Моннан тыш, депутатлар традицион хәйрия һәм социаль проектларны гамәлгә ашыруны дәвам итәчәк.
Утырышта Татарстан Дәүләт Советының «Мәрхәмәт – Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе эш планы расланды.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев