Аксубаево
  • Рус Тат
  • Дәүләт хезмәтләрендә ЗАГС белешмәләрен алу мөмкинлеге барлыкка килде

    Тиешле мәгълүматны алу өчен, кулланучыга порталның ««Документы и данные» дигән бүлегенә керергә һәм «Семья и дети» дигән битне ачарга кирәк.

    Россиялеләргә ЗАГС белешмәләрен — язылышу, бала туу һәм исем алыштыру турындагы таныклыкларны « Госуслуги» порталы аша алу мөмкинлеге булдырылды.

    Әлеге сервисны Россиянең Цифрлы үсеш, элемтә һәм гаммәви коммуникацияләр министрлыгы эшләтеп җибәргән. Бу хакта Министрлар кабинетының Telegram-каналында хәбәр ителә.

    «Сүз язылышу һәм аерылышу, үзеңнең һәм балаңның туу таныклыклары, исем алыштыру турындагы белешмәләр хакында бара. Алар дәүләт хезмәтләреннән файдаланганда, башка төрле документлар алганда яки сату-алу килешүе төзегәндә, мәсәлән, күчемсез милекне сатканда яки алганда, кирәк була», — диелә хәбәрдә.

    Тиешле мәгълүматны алу өчен, кулланучыга порталның ««Документы и данные» дигән бүлегенә кереп, «Семья и дети» дигән битне ачарга кирәк. Моннан тыш порталда язылу мөмкинлеге дә бар, бу очракта мәгълүматлар автомат режимда яңара һәм гел актуаль булып тора.

     

     

    Чыганак: tatar-inform.tatar

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: