Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Дәүләт хезмәтләрендә гариза өчен мәгълүматларны автомат рәвештә тутырырга мөмкин

Мисал өчен, яшәү урыны буенча теркәлү өчен документлар рәсмиләштергәндә, пропискага керү мөмкинлеген раслау өчен, портал Росреестрга сорау юллаячак.

Хөкүмәт «Дәүләт хезмәтләре» порталының функционалын киңәйтте. Хәзер нинди дә булса гариза язганда гражданнарга барлык юлларны да мөстәкыйль рәвештә тутырырга кирәкми. Мәгълүматларның бер өлеше ведомстволардан соратып алыначак һәм автомат рәвештә өстәләчәк.

«Хәзер гражданнар берәр төрле хезмәт күрсәтүне сорап гариза язганда порталның мәгълүмати системасы хакимият органнары яки оешмаларыннан кирәкле мәгълүматларны соратып алачак һәм аларны тиешле урынга мөстәкыйль рәвештә кертәчәк», - диелә Министрлар Кабинеты хәбәрендә.

Матбугат хезмәтендә белдерүләренчә, мәгълүматлар документ тутырган вакытта соратып алыначак. Мисал өчен, яшәү урыны буенча теркәлү өчен документлар рәсмиләштергәндә, пропискага керү мөмкинлеген раслау өчен, портал Росреестрга сорау юллаячак. Әгәр кулланучы пособие түләүне сорап гариза яза икән, бу очракта «Дәүләт хезмәтләре» ЗАГС таныклыгы булуын тикшерәчәк, шуннан соң алынган мәгълүматларны тутырачак.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев