Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Дәүләт хезмәтләре порталында коронавируска каршы прививка ясатуга язылырга мөмкин

Портал ярдәмендә вакцинациягә бары тик яшәү урыны буенча медицина учреждениеләрендә генә язылып була.

Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталында яңа төрдәге Covid-19 коронавирусына каршы прививкага язылу мөмкинлеге барлыкка килде.

Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Вакцинациягә чиратка басу өчен, сайтта «Ковидтан бушлай вакцинация» дигән баннерны табарга яки «Табибка язылу» дигән хезмәтне сайларга кирәк. Шуннан соң прививка ясатырга теләгән кешегә сервис формасы тәкъдим ителә.

Шул ук вакытта, әгәр алдарак күрсәтелмәсә, мәҗбүри медицина иминияте полисын күрсәтергә һәм тәкъдим ителгәннәр арасыннан уңайлы вакытны сайларга кирәк. Прививкага «ТР хезмәтләре» кушымтасы аша да язылырга мөмкин.

ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгында искәртүләренчә, «портал ярдәмендә вакцинациягә бары тик яшәү урыны буенча медицина учреждениеләрендә генә язылырга мөмкин». «Әгәр сезнең адрес буенча беркетелгән хастаханәдә әлегә бу процедура үткәрелми икән, вакцинациягә языла алмаячаксыз», - дип кисәттеләр ведомствода.

Республика хастаханәләренә вакцинаның яңа дозалары килүгә карап, коронавируска каршы прививка ясатып була торган поликлиникалар исемлеге дә киңәячәк.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X