Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Дәүләт Думасындагы Татарстан депутатлары пенсияне индексацияләү турында законны хуплады

Пенсияләрне яшәү минимумыннан тыш индексацияләү турында закон 4 миллионнан артык кешегә кагыла.

Россия Дәүләт Думасы «Дәүләт социаль ярдәме турында»гы законга пенсияләрне яшәү минимумыннан тыш индексацияләү турында төзәтмәләрне беренче укылышта кабул итте. Закон инициативасы «Бердәм Россия» фракциясенә кергән Татарстан депутатлары тарафыннан хупланды. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына партиянең төбәк мәгълүмат үзәгендә хәбәр иттеләр.

Дәүләт Думасының Икътисади сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина законга кертелгән төзәтмәләр турында фикерен белдерде. Пенсияләрне индексацияләү Россия Президентының 2019 елның 20 февралендә Владимир Путинның Россия Федераль Җыенына юлламасын гамәлгә ашыру өчен кирәк, дип билгеләп үтте ул.

Пенсия индексацияләнгәннән соң, кереме яшәү минимумыннан арткан пенсионерларга карата гаделсезлекне бетерүгә юнәлдерелгән мөһим закон проекты каралды.

«Яңадан исәпләү 2019 елның 1 гыйнварыннан башкарылачак. Моның өчен гариза бирергә кирәк түгел, түләү автомат рәвештә башкарыла. 2019 ел бюджетында проектны гамәлгә ашыруга якынча 19 млрд сум акча салынган, 2020 ел бюджетында — 20 млрд сумм каралган. Пенсияләрне яшәү минимумыннан тыш индексацияләү турында закон 4 миллионнан артык кешегә кагылачак», – диде Когогина.

Закон проектында каралганча, төбәктә билгеләнгән яшәү минимумына ай саен өстәп бирелә торган акча күләме үзгәрми. Бу акча пенсияләрне индексацияләү һәм бер тапкыр түләнә торган акча күләменә бәйле рәвештә, яңадан каралырга тиеш түгел.  Закон кабул ителгәннән соң, кешеләр тулы күләмдә өстәмә түләү дә, 1 гыйнвардан 7 процентка индексацияләнгән пенсия дә алачак.

Россия Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин элегрәк журналистларга депутатларның төзәтмәләр турында законның икенче һәм өченче укылышын 2019 елның март ахырына кадәр уздырырга планлаштыруын хәбәр иткән иде.

Фото: duma.gov.ru

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев