Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Дәүләт Думасында ярлылар өчен сертификатлар кертергә тәкъдим иттеләр

Мондый сертификат уртача керемнәре яшәү минимумыннан түбәнрәк булган аз керемле гаиләләр һәм ялгыз гражданнар, шулай ук авыр тормыш хәлендәге кешеләргә бирелергә тиеш.

Дәүләт Думасындагы ЛДПР фракциясе депутатлары һәм сенатор Сергей Леонов Россиядә аз керемлеләр өчен азык-төлек-дару сертификатлары кертү инициативасы белән чыгыш ясады.

РИА Новости агентлыгы хәбәр иткәнчә, закон проекты авторларыннан берсе, Думаның хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты башлыгы Ярослав Нилов Telegram-каналда шул хакта язып чыккан.

Парламентарий тәкъдим иткән документтан күренгәнчә, мондый сертификат уртача керемнәре яшәү минимумыннан түбәнрәк булган аз керемле гаиләләр һәм ялгыз гражданнар, шулай ук авыр тормыш хәлендәге кешеләргә бирелергә тиеш.

Сертификатның номиналь бәясен яшәү минимумының 30 проценты күләмендә билгеләргә тәкъдим ителә. Аның буенча азык-төлек һәм даруларны җирле хакимиятләр белән килешү төзегән кибетләр һәм даруханәләрдә генә сатып алып булачак.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев