Аксубаево
  • Рус Тат
  • Дәүләт Думасында күп балалы аналар өчен НДФЛны киметергә тәкъдим итәләр

    Вице-премьер Татьяна Голикованың сүзләренчә, күпбалалы гаиләләрнең 51 проценты хәерчелек чигендә яши.

     

    Дәүләт Думасының бюджет һәм салымнар комитеты әгъзасы Виктор Зубарев беренче вице-премьер, финанс министры Антон Силуановка күп балалы аналар өчен физик затлар кеременә салым ставкасын киметү мөмкинлеген карарга тәкъдим иткән. Бу хакта РИА Новости агентлыгы «Российская газета»га сылтама белән хәбәр итә.

    Аның сүзләренчә, ставканы 13тән дүрт процентка кадәр киметү гадел булыр иде.

    Моннан тыш, стандарт салым чигерүен киметү дә ярдәм чараларыннан берсе була ала.

    Депутат күп балалы гаиләләр риск зонасында булган төбәкләрдә, шул исәптән Хакасия Республикасы, Байкал арты крае һәм Курган өлкәсендә эксперимент үткәрергә чакырды.

    Ул искәртеп үткәнчә, вице-премьер Татьяна Голикованың сүзләренә караганда, күп балалы гаиләләрнең 51 проценты хәерчелек чигендә яши. 

     

    Чыганак: tatar-inform.tatar

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: