Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Дәүләт бәйрәмнәрен концерт белән билгеләп үттеләр

Халыклар бердәмлеге көнен һәм Татарстан Конституциясе көнен районда концерт белән билгеләп үттеләр.

Бәйрәмне  районның милли киемнәргә киенгән милли мәдәни үзәкләре вәкилләре гармун һәм баянда рус, татар, чуаш моңнарын уйнап, өч телдә җырлар һәм биюләр башкарып, халыклар дуслыгын, бердәмлеген бәян иттеләр.

Аксубайлыларны сәхнәдән район башлыгы исеменнән башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров котлады.

– Авыр вакытларда без һәрвакыт бергә булдык, һәм бу илебезгә  дошманны  җиңәргә ярдәм итте. Халыклар бердәмлеге безнең илебез, республикабыз һәм туган ягыбыз символына әйләнде. Халыклар бердәмлеге көне белән! Татарстан Конституциясе көне белән!

Районның дин әһелләре – православие чиркәве башлыгы протоирей Александр Качаев һәм Кама аръягының Көньяк төбәге казые –  районның имам мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров тә сәхнәдән бәйрәм котлаулары яңгыраттылар.

– Илебез һәм республикабыз элек-электән үзенең халкы белән көчле булды. Без бергә булганда – без көчле. Барыбызга да көчле рухлы булып, һәрвакыттагыча тату, бердәм булып яшәргә язсын, – дип теләделәр дин әһелләре.

Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы хезмәткәрләре фойеда күргәзмәләр оештырдылар,  ике дәүләт бәйрәменә багышланган викторина үткәрделәр.
Бәйрәм концерты район үзешчәннәренең иң якты номерлары белән дәвам итте һәм аларның чыгышлары тамашачыларга онытылмаслык мизгелләр бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев