Диплом белән бүләкләделәр
Базарлы Матакта Татарстан халыкларының традицион балалар уеннары «Әйлән-бәйлән» республика фестивале узды.
Бәйрәмдә 22 коллектив катнашты. Алар фестивальгә элек-электән әби-бабайлар уйнаган халык уеннарын алып килделәр.
Безнең районны бу фестивальдә Вера Уканеева җитәкчелегендәге «Парне» чуаш халык җыр һәм бию һәвәскәрләр берләшмәсе тәкъдим итте. Конкурс нәтиҗәләре буенча алар 1 дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде.
Фото Кече Сөнчәле авыл клубы архивыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев