Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Диния нәзарәтендә корбан чалу тәртипләрен аңлаттылар

Башкалада зур корбан чалу урыннарына махсус контейнерлар урнаштырылачак.

 

Кичә, Зөлкагдә аеның 13 көнендә, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең конференц-залында Казан шәһәрендә корбан чалу урыннары өчен җаваплы вәкилләр катнашында җыелыш уздырылды. Җыелышта корбан чалу тәртипләрен аңлаттылар. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге чарада башкаланың барлык имам-мөхтәсибләре һәм корбан чалу гамәле башкарылачак мәчетләрнең имамнары, шәһәр администрациясе, хокук саклау органнары вәкилләре, ветеринария табиблары катнашты. Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин Корбан чалу көннәре, тәртипләре, нисаб күләме хакында мәгълүмат бирде, шәһәр җирлегендә әлеге гамәлне башкару әдәбе һәм үзенчәлекләре турында сөйләде.

Казан шәһәренең Вахитов районы баш ветеринария табибы Илгиз Камалов сөйләп узганча, корбан чалу урыннарына китерелгән барлык мал-туарларның да ветеринарлардан алынган рөхсәт язулары булуы шарт, документлары булмаган эшмәкәрләр, сатучылар, фермерларның хайваннары корбан чалу урыннарына якын китерелмәячәк.

Ветеринарларның тагын бер җитди таләбе – корбан чалу урыннарында кан салу өчен савытлар булдыру.

Башкалада зур корбан чалу урыннарына Алабуганың «Сария Био-Индастрис Волга» ҖЧҖ заводы тарафыннан махсус контейнерлар урнаштырылачак һәм терлекчелекнең зыянлы продуктлары, алга таба эшкәртү өчен, оешманың шәхси транспорты белән Алабуга икътисадый зонасына алып кителәчәк.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев