Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Дини бәйге үткәрелде

Балачактан дөрес дини тәрбия алган кеше беркайчан да начар гамәл кылмас, үз кыйбласын югалтмас.

Шул көннәрдә Иске Ибрай авылының беренче мәхәллә мәчетендә динебезнең төп асылы – Аллаһка гыйбадәт кылу икәнлеген аңлату максатыннан балалар арасында  намаз уку бәйгесе үткәрелде. Бәйгене ТР Мөселманнары  Диния нәзарәтенең көньяк төбәге казые, Аксубай районы имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров оештырды. 

Бәйгедә Аксубай бистәсе, Иске һәм Яңа Ибрай, Иске Кыязлы, Кызылтау авылларыннан килгән 7-13 яшьлек малайлар һәм кызлар, барлыгы 41 бала катнашты. Алар намаз уку, намаз тәртипләре һәм ислам дине буенча бирелгән сорауларга җаваплар бирүдә көч сынаштылар. Жюри әгъзалары – авыл имам- хатыйплары  - Ринат һәм Муса хәзрәтләр, Равил Камалетдинов, Илнар Сафиуллин, Рөстәм Әхмәтов, Халим Загидуллин бәйгедә  катнашучы балаларның дини белемле булуларын ассызыклап үттеләр. 

Бәйгедә җиңүчеләргә акчалата бүләкләр, барлык катнашучыларга  Дипломнар һәм бүләк итеп тәм-томнар өләшенде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев