Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Димитровград шәһәрендә Сабан туе

Аксубай районы делегациясе унҗиденче тапкыр Ульян өлкәсенең Димитровград шәһәрендә үткән Сабантуй бәйрәмен оештыруда катнашты.

Сабантуй бәйрәменең милли рух җәүһәрләре булуын очраклы гына әйтмиләр. Халык кайда гына яшәсә дә, ул бәйрәмгә лаек. Шуңа күрә Татарстан районнары ел саен Россия төбәкләрендә, шәһәрләрендә Сабан бәйрәме оештыралар, татар диаспорасы үз халыклары белән берләшергә, ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләренә таянырга, уртак бәйрәм атмосферасына чумарга тиеш.

Гореф – гадәтләргә таянып, Димитровград шәһәре җирлегендә Сабантуй бәйрәмен ачу һәм флагларны күтәрү хокукы белән шәһәрнең өч татар диаспорасы әгъзасы милли - мәдәни автономия вәкиле Фәрид Хәлиуллинга, шәһәрнең Мактаулы гражданины Россиянең атказанган укытучысы Ривгать Ибраһимовка һәм тренер, җәмәгать эшлеклесе, узган елгы Сабантуйның абсолют батыры Руслан Әбделмановка бирелде.

Аксубай районы ел саен Димитровград шәһәренә кунакка гына түгел, бай мәдәни программа һәм бүләкләр белән бара.

Татар халкының милли-мәдәни мохтәрияте, хәзрәт Ильяс Ямухетдинов, Ульяновск өлкәсе Закон чыгару Җыены, шәһәр Думасы вәкилләре
Сабантуйның төп сәхнәсеннән шәһәрдә яшәүчеләрне һәм килгән кунакларны бәйрәм белән котладылар .

Димитровградлылар үзләре билгеләп үткәнчә, аксубайлылар ярдәме белән Сабантуй бәйрәме татар милли бәйрәм буларак кына түгел, ә иҗтимагый оешмаларны, шәһәр җитәкчелеген, дин әһелләрен берләштерүче гомумшәһәр бәйрәме буларак кабул ителә. Димитровгадлыларны бәйрәм белән котларга Ульян өлкәсе губернаторы Сергей Морозов та килгән иде. Татар телендә исәнләшкәч, ул  якташларын Сабантуй бәйрәме белән котлады.

– Сабан туе бик матур халык бәйрәмнәренең берсе, аның тамырлары борынгы заманнарга китә. Ул бер үк вакытта милләтне берләштерүче һәм милли рухны күтәрүче, яхшы кәеф тә бүләк итүче бәйрәм. Сембер -Ульян җирендә, Идел ярларында гасырлар дәвамында төрле милләт һәм дин вәкилләре яшәде, яши һәм яшәячәк, тырышып хезмәтен куя. Татарлар бик - тырыш халык, - дип билгеләп үтте Сергей Морозов.- Сезнең хезмәт сөючәнлегегез һәм тырышлыгыгыз, эшегезгә җитди мөнәсәбәтегез, үҗәтлегегез, кунакчыллыгыгыз, югары дини традицияләрегез, бердәмлегегез сезне көчле, матур халык икәнлегегезне күрсәтә.

Губернатор татар милли-мәдәни автономиясенең тынычлыкны һәм милли бердәмлекне ныгытуда, халык мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклаудагы ролен ассызыклады. Ул татар диаспарасы вәкилләреннән - 90 яшьлек аксакалны «Ульяновск өлкәсе алдындагы казанышлары өчен” Мактау билгесе, автономия җитәкчесе Ривгать Ибраһимовны Мактау кәгазе белән бүләкләде. Шулай ук ул күп балалы гаиләгә компьютер һәм хезмәт ветеранына инвалид коляскасы тапшырды.

Сергей Иван улы төбәк хезмәттәшлеген ныгытуга керткән өлешләре өчен Аксубай районы делегациясенә ихлас күңелдән рәхмәтен белдерде.

Камил Гилманов ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән Димитровград халкына һәм кунакларына Сабантуй бәйрәме уңаеннан котлау
хатын укыды.

– Татарстан Президентына бик зур рәхмәт, 17 ел дәвамында Сабантуй бәйрәмен сезнең белән бәйрәм итәбез. Шул вакыттан бирле безне бәйрәм генә берләштерми, ә безнең студентларыбыз сезнең шәһәрдә белем ала, без уртак проектларны гамәлгә ашырабыз. Без бергә бәйрәмнәрне, шәһәрнең, якташларыбызның, күренекле кешеләрнең, галимнәрнең юбилейларын билгеләп үтәбез. Без сезнең уңышларыгызга шатланабыз, шәһәр матурая бара, районда менә дигән кырлар, – диде Камил Гилманов. - Сез ата – бабаларыбызның гореф-гадәтләрен саклыйсыз. Мин безнең шәһәрләр белән генә түгел, ә гаиләләр белән дә дус яшәүне телим.

Камил Камалович Димитровград мәчете һәм татар гимназиясенә район исеменнән финанс ярдәме күрсәтте. Аксубайлылар димитровградлыларга татар халкыны милли баш киемнәре – түбәтәйләр бүләк иттеләр. Дмитровградлылар – Аксубай балалар сәнгать мәктәбе укучыларын, Эвелина һәм Дарина Сруртдиновларны һәм «Озарение» ансамблен, Елена Охотникованы, Оксана Илмухинаны, Илһам
Фәизовны, Резеда Гатинаны, Фәнис Низамовны һәм алып баручыларыбыз Наталья Егорованы һәм Алим Идиятуллинны бик җылы кабул иттеләр. 

Димитровградлыларга Аксубай туган якны өйрәнү музее һәм «Ак калфак» иҗтимагый оешмасыннан мастер-класслар, күргәзмәләр, милли уеннар һәм мәйданнарыбыз да бик ошады. Димитровградка спорт ярышларында катнашу өчен безнең спортчылар юл тотты.

Көрәш келәмендә Сабантуйның алты тапкыр абсолют батыры Илсур Сафин көрәше киеренке булды, әмма җиңү хуҗаларда калды.

40-50 килограмм авырлык категориясендә Аксубай көрәшчеләре җиңү яулады. Аксубай делегациясе димитровградлыларның күңелендә матур тәэсирләр калдырды. Алар безнең артистларның дәртле чыгышлары вакытында биеделәр һәм җырладылар, хуш исле чәй белән сыйландылар.

Димитровградлылар безнең делегацияне киләсе елга да чакырдылар. Бу хакта губернатор Сергей Морозов та сөйләде. Ул Татарстан Президентына Аксубай районы адресына рәхмәт хаты һәм шәһәргә беркетелгән районны мәңгегә калдыру үтенече белән хат җибәрәчәген
әйтте.

Бәйрәмнән күбрәк фотоларны монда карый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев