Аксубаево
  • Рус Тат
  • Диңгезчеләр җыелышы яшь буынны тәрбияләүгә зур өлеш кертә

    Аксубай районында элеккеге сугышчылар арасында солдат туганлыгы зур әһәмияткә ия.

    Районда төрле төр гаскәрләр ветераннары берләшмәләре эшли. Алар үз тирәләренә патриотизм рухлы актив кешеләрне берләштерәләр.

    Район халкы хәрбиләрнең билгеле бер төренә багышланган зур бәйрәмнәрнең, вакыйгаларның шаһитлары, катнашучылары булалар, ветераннар булдырган мемориалларга хөрмәт белән карыйлар. Без бүген шундый берләшмәләрнең берсе турында сөйләргә телибез.

    Районда эчке эшләр министрлыгы ветераны, элеккеге су асты көймәсе   солдаты Николай Прончатов нигез салган "ТР Диңгезчеләр җыелышы" иҗтимагый оешмасының бүлекчәсе уңышлы эшләп килә.

    ТР Диңгезчеләр җыелышы бүлекчәсе оешкан вакыттан алып, яшь буынга патриотик тәрбия бирү буенча зур эш башкарылды. Ветеран-диңгезчеләр мәктәп укучылары белән очрашалар, яшь буын флотта хезмәт итү турында күзалласын һәм Ватанны лаеклы яклаучы булырга әзерләнсен өчен, хәрби хезмәт көннәре турында сөйлиләр.

    2016 елда район үзәгенең үзәк мәйданы янында Хәрби-диңгез флоты көненә җыелыш әгъзалары һәм район халкы көче белән хәрби бурычны үтәгәндә һәлак булган диңгезчеләр хөрмәтенә монумент төзелде. Менә инде алты ел дәвамында районда Хәрби-диңгез флоты көнендә зур бәйрәм үткәрелә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: