Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Диңгезчеләр сүзләрен җилгә очырмый

Хәрби диңгез флоты ветераннары берләшмәсе, хәзер инде “ТР Диңгез җыены“ Аксубай бүлеге үзләренең бәйрәмнәрен оештыру һәм үткәрү белән генә чикләнми, ә даими рәвештә яшьләр һәм балалар арасында патриотик эшләр алып бара.

Хәрби диңгез флоты ветераны, РОВДның элеккеге җитәкчесе Николай Прончатов һәм “Татэнергосбыт“ бүлеге җитәкчесе Флен Зәйнуллин аны булдыруның төп инициаторлары булдылар. Алар составында Виталий Третьяк, Евгений Новичков, Валерий Альметкин, Сергей Елисеев, Валерий Николаев, Анатолий Скворцов һәм Виктор Степанов булган беренче советны җыйдылар. Аннары, әлбәттә ки, фикердәшләр түгәрәге киңәйде.

Чаралар планын ясадылар. Чөнки беренче тапкыр Аксубайда Хәрби диңгез флоты көнен уздыру өчен күп кенә оештыру мәсьәләләрен чишәргә кирәк иде. Район җитәкчелеге, мәдәният бүлеге, иганәчеләр ярдәме белән һәм үз средстволарын да кертеп, 2015 елда диңгезчеләр район үзәге мәйданында искиткеч бәйрәм уздырдылар.

– Хәзер инде “Диңгез җыены“ Аксубай бүлеге – башкарылган бурычлары һәм киләчәккә зур планнары булган үсеш алган берләшмә, – дип билгеләп үтте бүлек рәисе Николай Прончатов.

Беренчедән, район үзәгендә диңгез хезмәте ветераннары истәлегенә стела ачу.

– Без интернет челтәрендә күп һәйкәлләр карадык, күрше районнарда булдык, – дип сөйли аның урынбасары Флен Зәйнуллин. – Эскизлар белән эшләдек, чын якорь эзләдек. Һәйкәлне урнаштыруда район башлыгы Камил Гилманов икътисад ягыннан зур ярдәм күрсәтте.

Диңгезчеләр үзләренә зур булмаган бина да сатып алганнар. Хәзер инде утырышлардан тыш анда укучылар белән очрашулар алып баралар, укучыларны безнең диңгезчеләрнең фотографияләре, бүләк билгеләре кызыксындыра.

Җиде аксубайлы бүгенгесе көндә “ТР Диңгез Җыены“на тантаналы төстә кабул ителгән. Бу яшьләр арасында патриотик һәм әхлаки эшләрне яхшыртырга ярдәм иткән. Аксубайга диңгез офицерлары килә башлаган, алар очрашулар үткәргәннәр, диңгезчеләр тормышыннан кызыклы вакыйгалар турында сөйләгәннәр.
Уку елы дәвамында район мәктәпләрендә Батырлык дәресләре уздырылган.

Николай Прончатов һәм Флен Зәйнуллин бүлекне үстерү планнары белән дә бүлештеләр.
Киләчәктә безнең якның батыр диңгезчеләре турында китап басылып чыгачак. өметле бурычлар исәбендә – район мәктәпләренең берсендә юнгалар сыйныфын булдыру (Яшь армиячеләр мисалында).
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев