Аксубаево
  • Рус Тат
  • Диңгезче дә, төзүче дә, имам да

    Иске Кыязлы авылында яшәүче аксакал 90 нчы туган көнен билгеләп узды. Аның бала чагы Бөек Ватан сугышы елларына туры килгән.

    Бәһаутдинов Хөсәен Хәсән улы 1929 елның 25 октябрендә Иске Кыязлы авылында дөньяга килә. Ул вакытта Хөсәенгә генә түгел, башкаларга да тормыш җиңел булмый, буыннары да ныгып җитмәгән килеш, өлкәннәр белән беррәттән колхоз басуларында бил бөгәләр алар.

    Сугыштан соң Кемерово өлкәсенең Осинники шәһәренә эшкә җибәрәләр, ул анда өч елдан артык эшли.

    1950 елда армия сафларында хезмәт итәргә алалар. Медицина тикшерүе узганнан соң Хөсәен Хәсән улын Петропаловск-Камчатка хәрби-диңгез флотына җибәрәләр. Биш еллык хезмәт чорында корабларда Япон, Охото диңгезләрен иңли, Тын океан флотында була. Яхшы хезмәт иткәне һәм Ватан алдындагы бурычын лаеклы үтәгәне өчен икенче разрядлы командир итеп билгеләнә һәм күпсанлы Мактау кәгазьләре белән бүләкләнә.

    1955 елда, үзенең хәрби бурычын үтәп, туган авылына кайта, Вахитов исемендәге колохозда төзүче булып эшли башлый. Лаеклы ялга чыккач авыл мәчетендә имамлык итә.

    – 1956 елда кызыбыз Әминә дөньяга килде, – дип чын аталарча сөенеп сөйли юбиляр. – Без хәләлем Фәния белән аны сөеп-яратып үстердек, югары белем алырга ярдәм иттек, хәер-фатихабызны биреп олы тормыш юлына озаттык. Кияүбез Рәис безнең өчен үз улыбыз кебек.

    Ирле-хатынлы Фәния һәм Хөсәен Бәһаутдиновлар 63 ел бергә тату гомер кичерәләр. Алар өч оныклары һәм алты оныкчыклары өчен яраткан һәм кадерле әби-белән бабай. Оныклары-оныкчыклары Казан каласында яшәсәләр дә, якын кешеләре янына еш кайтып торалар, аларга хуҗалык эшләрендә булышып китәләр.
    Юбилейга Мәскәүдә яшәүче туганнары да кайткан иде.

    – Аның кебек ихлас күңелле һәм ачык йөзле кешеләр бик сирәктер ул, – дип сөйли юбиляр турында бертуганының кызы. – Аның белән теләсә нинди темага сөйләшү кызык. Бүген, олы яшьтә булуына карамастан, безнең гаилә хәлләре белән кызыксына, барысы турында да сораша, авыл проблемаларына, илдәге хәлләргә анык бәя бирә.

    Бу көнне юбилярны олы бәйрәме белән тәбрикләргә Аксубай районы башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин, Иске Кыязлы авыл җирлеге башлыгы урынбасары Гөлия Гыйматова һәм социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Зайцева килде. Алар Хөсәен Хәсән улын 90 яшьлек туган көне белән котлап, изге теләкләрен җиткерделәр, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның өлкән буын кешеләренә юлланган хатын ирештерделәр, район исеменнән бүләкләр һәм күчтәнәчләр тапшырдылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: