Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Диагноз куярга булышалар

Хәзерге медицинаны диагностикадан башка күз алдына да китереп булмый.

Табиблар нәкъ менә анализлар нигезендә диагноз куялар һәм раслыйлар, бу дәвалау билгеләгәндә бик мөһим. Район үзәк хастаханәсенең клиника-диагностика лабораториясендә көн саен меңнән артык тикшерү үткәрелә.

– Без гомумклиник, гематологик, биохимик, цитология, иммунология тикшеренүләре үткәрәбез. Соңгы вакытта яңа җиһазлар килү белән гормоннарга, онко-маркерларга, иммунофермент тикшерүләре үткәрә башладык, – дип сөйли клиника-диагностика лабораториясе бүлеге мөдире-табибы Лидия Чернорукова.

Лидия Николаевна бу вазыйфада 32 ел эшли. Клиника-дигностика лабораториясенең тарихы лаборантлар булып шәфкать туташларының эшләвеннән башланган. Бүген лаборатория коллективында тәҗрибәле кадрлар эшли, лаборантларның һәркайсы махсус укулар узган. Лаборантларны еш кына оркестр дирижерлары дип атыйлар. Алар һәрчак күләгәдә калалар, әмма аларның хезмәте, табибларныкы кебек үк мөһим, чөнки кеше сәламәтлеге торышы турындагы мәгълүматларның 80-90 процентын нәкъ менә лаборатория диагностикасы билгели.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев