Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Десантчылар бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр 

2 августта бөтен ил буенча Һава десанты гаскәрләре көне билгеләп үтелә.

Бу бәйрәм чагыштырмача яшь. Һава десанты гаскәрләре көне Россия Президенты Указы белән 2006 елның 31 маенда гамәлгә куелды. Әмма бу бәйрәмнең тарихы десантчылар отряды беренче тапкыр 1930 елның 2 августында парашютлар белән сикергәч барлыкка килә. 

Безнең районда ел саен “канатлы десант”чыларны бәйрәмнәрендә котлау традициясе барлыкка килде. Бу көнне зәңгәрле-аклы тельняшкалар кигән десантчыларны ерактан ук танып була. Алар зәңгәрле-яшелле әләмнәр җилфердәгән автомобильләрдә киләләр, һәм үзләренә хас гадәт буенча фонтанда коеналар. 

Район мәдәният йорты артистлары Ленин паркында алар хөрмәтенә концерт номерлары белән чыгыш ясадылар. Татьяна Григорьева, Елизавета Золина һәм Фәнис Низамов дәртле һәм күңелле җырлары белән куандырдылар. 

Бәйрәмне билгеләп үтәргә һәм һәлак булган якташ-геройларны искә алырга төрле яшьтәге сугышчылар – кичәге солдатлардан алып ветераннарга кадәр җыелган иде. “Парад” белән запастагы өлкән лейтенант, Аксубай техникумының башлангыч хәрби хәзерлек укытучысы Александр Лизунов җитәкчелек итте. Җыелучыларны район башлыгы Камил Гилманов җылы котлады. 

– Һава десанты гаскәрләрен гаскәр дип әйтү генә аз. Алар – Россия армиясенең элитасы, анда башка бүлекчәләргә караганда хәрби әзерлек югарырак. “Бездән башка беркем дә” девизы десантчыларның чыдамлылыгы һәм куелган бурычны үтәргә омтылулары белән аерылып торуын раслый. Мин чын күңелдән сезгә һәм сезнең туганнарыгызга, якыннарыгызга чиста һәм тыныч күк йөзе телим. Теләсә нинди биеклек сезгә буйсынсын, теләсә нинди эш уңышлы башкарылсын, – диде район җитәкчесе. 

Район башлыгы үз чыгышында Һава десанты гаскәрләре сугышчылары истәлегенә багышланган мемориаль почмак булдыру кирәклеген билгеләп үтте, шулай ук район десантчылары бердәмлегенә берләшергә, Җиңү парадында чыгыш ясарга тәкъдим итте. “Канатлы пехота” әлеге идеяне актив хуплады.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев