Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Депутаттан телевизор

Аксубайда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудин гражданнарны кабул итте.

Халык ярдәмчесенә кабул итүгә, һәрвакыттагыча, районның күп гражданнары язылды. Ул аксубайлыларны эшкә урнаштыруда бер генә тапкыр ярдәм итмәде, аның ведомствосында булган оешмада нефть тармагы операторлары, сак хезмәткәрләре һ.б.лар эшли.

Бу юлы аңа район кешеләре шәхси һәм уртак проблемалар белән килделәр. Кемгәдер сабыен дәвалауда ярдәм кирәк.

Трудолюбово һәм Ахматка кешеләре клубларны ремонтлауда ярдәм сорадылар. Шәрбән авыл җирлеге башлыгын кышкы чорда юлларны кардан чистарту проблемасы борчый.

“ТР Диңгезчеләр җыены“ Аксубай бүлеге рәисе Николай Прончатов үзе  җитәкләгән клуб әгъзалары өчен формалар сатып алуда булышуны үтенде. Мәсьәләләрнең күпчелеге урында ук хәл ителде.

Кайберләре җентекле өйрәнү таләп итә. Кабул итү тәмамлангач Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудин Федоровка интернат-йортына яңа телевизор бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев