Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Депутатлар Уставны расладылар һәм район үсешенә бәйле кайбер карарларны кабул иттеләр

Аксубай район Советының XXX утырышында тугыз мәсьәлә тикшерелде, шул исәптән район үсеше өчен зур әһәмияткә ия булганнары да.

Утырышны совет рәисе Камил Гилманов алып барды.

Депутатлар 2020 елга һәм 2021, 2022 еллар план чорына физик затлар керемнәренә салымнан ТР Аксубай муниципаль районы бюджетына түләүләрнең өстәмә нормативы белән бюджет тәэмин ителешен тигезләүгә дотацияне алыштыруны килештерү турындагы проект буенча фикер алыштылар. Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы Уставы тикшерелде. Депутатлар корпусы үзенең карары белән район милкен хосусыйлаштыру тәртибенә һәм район территориясендә ачык сервитутлар билгеләү һәм туктату тәртибенә үзгәрешләр кертте.

Совет карарының 2016-2021 елларга районның социаль-икътисади үсеш стратегиясенә муниципаль хезмәт, башкарма комитет структурасы һәм өстәмәләр турындагы Положениесе өлешенә үзгәрешләр кертелде.

Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле җәмәгать ярдәмчесенең 2018 елда ТРда гражданинның иреген һәм хокукларын үтәү турындагы чыгышы тыңланды.
Көн тәртибенә Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районының Мактаулы гражданины исемен бирү турындагы мәсьәлә кертелде. 
Совет рәисе Камил Гилманов эшчәнлекнең барлык юнәлешләре буенча да эшне көчәйтүгә басым ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев