Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Депутатлар корпусы фикер алышты

Аксубай муниципаль район Советының ХХI утырышы Татарстан Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудин катнашында үтте.

Утырышка район башлыгы Камил Гилманов җитәкчелек итте.
Депутатлар даими нигездә муниципаль вазифада эшләгән затларга акчалата бүләкләүләр, контроль-хисап органы рәисе, Аксубай муниципаль районы муниципаль хезмәткәрләренең вазифаи эш хаклары, айлык һәм башка өстәмә түләүләр күләмен билгеләү һәм аларны гамәлгә ашыру тәртибе турындагы мәсьәләләрне тикшерделәр.
Утырышта районның бюджет тармагы хезмәткәрләренә эш хакы түләү буенча Бердәм тариф челтәре каралмаган аерым бюджет тармагы оешмалары хезмәткәрләренә хезмәт хакы түләү шартлары турында сөйләштеләр. Көн тәртибендә өченче затлар хокукыннан азат ителгән һәм  кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына тапшыру өчен каралган  Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы милкендә булган мөлкәтләр исемлеге,  2018 елда муниципаль район милкендә булган мөлкәтне хосусыйлаштыруның фаразлы планы (программасы), муниципаль милектә булган милли мирас объектларына карата ташламалы аренда түләвен һәм аның күләмнәрен билгеләү турындагы Положение турындагы мәсьәләләр торды.
Татарстан Республикасы кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкиленең Аксубай районындагы иҗтимаги ярдәмчесе Тәнзилә Габдрахманова депутатлар корпусы алдында 2017 елда Татарстан Республикасында гражданинның иреген һәм хокукларын үтәү турындагы хисап белән чыгыш ясады.
Һәр мәсьәлә буенча тиешле карарлар кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев