Аксубаево
  • Рус Тат
  • Депутатлар карарлар кабул иттеләр

    Район башлыгы Камил Гилманов рәислегендә район Советының ХХІХ утырышы узды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудин катнашты.

    Утырышта депутатлар корпусы фикер алышты һәм берничә мөһим карар кабул итте.  

    Аерым алганда, «2019 елга һәм 2020-2021 нче еллар планы чорына Аксубай муниципаль районы бюджеты турында» һәм «даими нигездә муниципаль вазыйфа биләгән затларга, контроль-хисап органы рәисенә акчалата бүләкләүләр билгеләү, муниципаль хезмәткәрләрнең вазыйфаи окладлары, айлык һәм башка өстәмә түләүләр күләмен һәм аларны гамәлгә ашыру тәртибе турында» гы район Советы карарына үзгәрешләр кертү хакында  карар кабул иттеләр. 

    Шулай ук Аксубай районында муниципаль берәмлекләр башкарма комитетлары җитәкчеләре һәм үзәкләштерелгән бухгалтерия, белгечләренең, баш бухгалтер һәм бухгалтерларның (муниципаль хезмәткәрләр вазыйфаларына кертелгән вазыйфалардан тыш) хезмәт шартлары, районның Иҗтимагый советы турындагы нигезләмә, җирле үзидарә органнары муниципаль хезмәткәрләрен мәҗбүри дәүләт иминиятләштерүе турындагы нигезләмәне раслау турындагы мәсьәләне дә карадылар.  

    Депутатлар күтәрелгән мәсьәләләр буенча бертавыштан карарлар кабул иттеләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: