Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Депутатлар фикер алышты 

Район Советы утырышында объектларны җылыту сезонына әзерләү, муниципаль милекне хосусыйлаштыру турында сөйләштеләр.

Башкарма комитет җитәкчесе Станислав Зайцев җылыту сезонына әзерлек барышы турында сөйләде. 

Районда мәсьәләләрне оператив хәл итү өчен составына Экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге буенча Федераль хезмәтнең Идел буе идарәсе вәкилләрен дә кертеп, район комиссиясе төзелгән. Район оешмалары һәм учреждениеләренең җылыту сезонына әзерлеген тикшерү графигы расланган. Хезмәтләр һәм ведомстволар тарафыннан урыннарда барлык юнәлешләр буенча да әзерлек эшләре алып барыла – йортларны, подъездларны һәм түбәләрне ремонтлау, җылыту, кышкы чорда хезмәт күрсәтү өчен суүткәргеч, канализация челтәрләрен, чистарту корылмаларын әзерләү, газ һәм электр белән тәэмин итү челтәрләренең кышкы йөкләнешләргә әзерлеген тикшерү. 

20222 елда Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы милкендә булган мөлкәтне хосусыйлаштыруның фараз планы турында милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчесе Марат Габдрахманов бәян итте. 

Депутатлар район Советының “2022, 2023 һәм 2024 еллар план чорына үзгәрешләр кертү турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында фикер алыштылар. Шулай ук шул ук чорга физик затлар кеременә салымнан бюджетка түләүләрнең өстәмә нормативы белән бюджет тәэмин ителешен тигезләүгә дотацияне алыштыруны килештеләр. 

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Ислямов Аксубай районының территориаль планлаштыру схемасына авыл җирлекләре чикләрендә урнашкан торак пунктларның чикләре турындагы белешмәләрне тулыландыру өлешендә үзгәрешләр кертү турында сөйләде. 

Утырыш ахырында бүләкләү булды. Районның «Диңгезчеләр туганлыгы» оешмасы рәисе Анатолий Скворцов хәзерге вакытта мәрхүм диңгезче Юрий Зайцевның улы – район башкарма комитеты җитәкчесе Станислав Зайцевка СССР һәм Россия Хәрби диңгез флоты ветераннары исеменнән Рәхмәт хаты тапшырды. 

Аксубай шәһәр тибындагы бистәсе башлыгы урынбасары Алмаз Бакиров һәм ТР Инвестицион төзелеш идарәсе баш белгече Илсур Хәмидуллин РФ Оборона министрлыгының «Җиңү көнендә хәрби парадта катнашкан өчен» медале белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев