Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Депутатлар белән очрашулар

Ноябрьдә районда муниципаль берәмлекләр депутатларының халык белән очрашулары узачак.

Халыкның үз сайлаучылары белән үзләре яшәгән урамнарга, ишегалларына кагылышлы проблемалар турында сөйләшү мөмкинлеге туачак.

Беренче очрашулар 2019 елның 16 ноябрендә 10.00 сәгатьтә депутат Петр Волков белән Нефтьчеләр, Горький урамнарында, 11.00 сәгатьтә – Кызыл Партизаннар урамында үтәчәк.

17 ноябрьдә 10.00 сәгатьтә – Шоссе, Хәсән Туфан, Новая, 11.00 сәгатьтә Толстой, Березовская, Төзүчеләр урамнарында яшәүчеләр белән депутат Галина Киселева очрашачак.

19 ноябрьдә 17.00 сәгатьтә Набережная, Набережная 2 урамнарында яшәүчеләр белән депутат Юрий Седов очрашу үткәрә.

21 ноябрьдә 17.00 сәгатьтә шул ук депутат Дуслык урамы, Дуслык, Җиңү тыкрыгында яшүче кешеләр белән очрашырга ниятли. 21 ноябрьдә 14.00 сәгатькә Ким клубында депутат Евгений Казаковның Ким, Студент урамнарында яшәүчеләр белән очрашуы планлаштырыла.

24 ноябрьдә 10.00 сәгатьтә депутат Владимир Кононов Пролетар урамы 52 йортта, 11.00 сәгатьтә – Карьер урамы һәм Карьер урамы 2 “а” йортта яшәүчеләр белән очрашырга ниятли.

27 ноябрьдә 16.00 сәгатьтә депутат Алексей Сударев Беляев, Комаров, Зеленая урамнары халкы белән очрашу оештыра.

28 ноябрьдә 15.00 сәгатьтә Золин урамы (башы), 29 ноябрьдә 15.00 сәгатьтә Комсомол һәм Октябрьнең 40 еллыгы урамнарында яшәүчеләр депутат Энҗе Туктарова белән очрашалар.

28 ноябрьдә 17.00 сәгатьтә – Мичурин, Муса Җәлил, Мәктәп урамнары, ә 29 ноябрьдә 13.30 сәгатьтә Войков урамы халкы депутат Җәмилә Вәлиева белән очрашачак.

Очрашуларда депутатлардан кала юнәлешләр буенча белгечләр дә катнашачак. Шул рәвешле, халыкның сөйләшү генә түгел, ә күп кенә мәсьәләләрне чишү мөмкинлеге дә булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев