Депутат укучыларга планшетлар бүләк итте
Бүген Россия Дәүләт Советы депутаты Олег Морозов Аксубай районында булды.
Халык сайлаучысы район башлыгы Камил Гилманов һәм «Бердәм Россия» партиясе бүлекчәсенең җирле активы белән очрашты. Ул Дәүләт Думасында үз эшчәнлеге, безнең округта алдагы елларга планнар турында сөйләде һәм туган телне генә түгел, татарстанлылар өчен – татар телен өйрәнү кирәклеген аерым ассызыклады.
Олег Викторович районның биш укучысына планшетлар тапшырды, аларның яхшы укуларын теләде.
Депутатның районга сәфәре гражданнарны кабул итү белән тәмамланды. Бу юлы авыл җирлекләре башлыклары үз территорияләрен тәкъдим иттеләр – Надежда Айдова Олег Морозовка Яңа Мокшино халкы өчен – юллар төзү, ә Светлана Тарасова Культура поселогында клуб төзү мәсьәләләрен җиткерделәр. Аларның мөрәҗәгатьләре эшкә алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев