Аксубаево
  • Рус Тат
  • Депутат Айрат Хәйруллин кабул итте

    РФ Дәүләт Думасы депутаты безнең районда яшәүчеләргә дә проблемалы сорауларны чишәргә ярдәм итә.

     Ул «Бердәм Россия» нең җирле бүлегендә гражданнарны кабул итте.  Аңа кадәр ул Аксубай районында яшәүче Бөек Ватан сугышында катнашкан  13 фронтовикка бүләкләр тапшырды. Өлкән буын вәкилләренә илебезгә тынычлык яулаганнары өчен ихлас рәхмәтләрен җиткерде.

    Гражданнар депутатка төрле четерекле сораулар белән мөрәҗәгать итте, шул исәптән  җир мәйданын рәсмиләштерү, яшь армиячеләр өчен формалар  сатып алу, янгында зыян күрүчеләргә яшәү урыны сатып алу  өчен материаль ярдәм күрсәтү  кебек мөрәҗәгатьләр булды.

    Ул  һәр мөрәҗәгатьне шәхси контрольга алды, ә кайберләрен җентекләп өйрәнергә һәм ведомство вәкилләре белән фикер алышырга кирәклеген әйтте. Тиз арада әлеге сораулар буенча тиешле карарлар кабул ителәчәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: