Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Депутат аксубайлыларны кабул итте

Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудин Аксубайда гражданнарны кабул итте.

Депутатка халык үз проблемаларын аңлатып,  авыр мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм сорап киләләр. 

Кабул итү уңай нотадан башланды. Мюд авыл җирлеге башлыгы Татьяна Зюзина депутатка авылны төзекләндерүдә  күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. Әлеге объектлар муниципаль берәмлек өчен бик мөһим, ул җирлек  территориясендә гражданнарның яшәү шартларын яхшыртты.

МЮД ветераннар советы рәисе Галина Макаренкова Шамил Яһудинга ветераннарны хөрмәтләү советы эшендә матди ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Улын дәвалау өчен матди ярдәм сорап Людмила Уланова үтенечен белдерде. Баланы Мәскәүгә белгечләргә алып барырга кирәк, ә гаиләдә андый акчалар юк.

Авыл юлларын төзекләндерү мәсәләсе  Савгач авылы  ветераннар оешмасы вәкилен борчый.  Ул конкрет сорау белән мөрәҗәгать итте һәм бу аның беренче генә мөрәҗәгате түгел. Шамил Яһүдин аңа бер мәсьәләне хәл итүдә ярдәм күрсәткән иде инде. Яңа Ибрай мәчетен төзекләндерүдә ярдәм итүен сорап авыл җирлеге башлыгы Фәһим Кәбиров үтенеч белдерде. 

Кабул итү барышында яңгыраган һәр мөрәҗәгатьне  Дәүләт советы депутаты кабул итте һәм эшләргә вәгъдә бирде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев