Аксубаево
  • Рус Тат
  • «Денс-тайм”да – Гран-при дипломы

    Татарстанда «Без бергә» Республика балалар халык иҗаты фестивале өч этапта узды.

    Апрель аенда фестивальнең муниципаль һәм зона этаплары узды. Район мәдәният йорты каршындагы «Денс-тайм» хореография төркеме муниципаль, аннан соң Әлкидә узган зона этабын  да уңышлы узды  һәм Венера Краснова җитәкчелегендәге балалар коллективы республика турына сайлап алынды. Шушы көннәрдә Казанда «Без бергә» балалар халык иҗаты фестивале узды.

    Ул матур гала-концерт белән тәмамланды, анда Аксубай укучылары гран-при Дипломына ия булдылар. “Денс-тайм” төркеме гала-концертны ачу вакытында прологта бию элементлары белән катнашты. Аннан яшь казакларны сурәтләп, аерым бию номерын күрсәтте. Концерт программасының соңгы стадиясе дә аларсыз калмады.  

    – Казан сәхнәсендә биючеләребез чын артистлар кебек күренде, – дип билгеләп үтте мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Гөлнур Идиятова. - Матур костюмнар кигән, үз-үзләренә нык ышанган биючеләребез гыш ясадылар. Венера Краснова балалар белән күп еллар эшли, талантларны үстерә, аларны зур сәхнәгә чыгара. Бүгенге ансамбль дә үз югарылыгына иреште. Республикада яшь биючеләрнең чыгышын лаеклы бәяләделәр.

    Фото район Мәдәният йорты архивыннан алынды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: