Аксубаево
  • Рус Тат
  • Демография хәле шатландырмый

    Иске Ибрай авыл җирлегенең киңәйтелгән утырышында балалар туу һәм башка мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

    Иске Ибрай авыл җирлегенең киңәйтелгән утырышы район башлыгы Камил Гилманов, район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин, инвестор “Аксу Агро” ҖЧҖ җитәкчесе Равил Мусин һәм авыл халкы катнашында узды.

    Җыенда җирлек башлыгы Мансур Минигуловның 2020 елда башкарылган эшләр турындагы хисабы тыңланды, алдагысына планнар билгеләнде.

    Иске Ибрай авыл җирлегендә 1728 кеше яши. Балалар бакчасында 24 бала тәрбиләнә, урта мәктәтә 160 укучы белем ала.

    Халыкның күпчелеге “Аксу Агро” җитештерү предприятиесендә хезмәт куя. Бу предприятие авыл эчендәге юлларны чистарту, вак таш җәю һәм башка эшләрдә техника белән ярдәм итә.

    Шәхси хуҗалыкларда 806 баш мөгезле эре терлек асрала, шуның 311 башы савым сыеры; 270кә якын җиңел автомобиль, 15ләп төрле маркадагы йөк машиналары һәм 60ла төрле маркадагы трактор бар. Шәхси хуҗалыкларны үстерүгә кредитлар бирү 2020 елда да дәвам иткән.

    Узган хисап чорында шәхси хуҗалыклардан 781 тонна сөт кабул ителгән. Сөт җыю бүгенге көндә дә алып барыла, җирлектә бу эш белән Җәмил Мифтәхов уңышлы шөгыльләнә. 2020 елда да ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының кече формадагы хуҗалыкларга һәм эшмәкәрлекне үстерүгә юнәлдерелгән чаралары кысаларында савым сыерларын саклап калу буенча республика программасы эшләде.

    Шулай ук гаилә фермалары төзү программасы да эшләвен дәвам итте. Крестьян-фермер хуҗалыгын рәсмиләштереп, ит яки сөт җитештерүдә гаилә фермасы төзергә теләүчеләргә кире кайтарылмый торган дәүләт ярдәме алырга мөмкин. Бу өлкәдә Марат Сафин крестьян хуҗалыгы уңышлы гына эшли. Ул елына 396 тонна сөт һәм 15 тоннага якын ит җитештерә, өстәмә рәвештә пилорамасы эшли.

    Авыл кешеләре арасында шәхси хуҗалыкларын үстерүчеләр дә бар, алар да шулай ук дәүләттән ярдәм тоеп эшлиләр.

    2020 ел Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы, ТАССР төзелүгә 100 ел, район оешуның 90 еллыгы блән истәлекле булды, коронавирус йогышы таралуга бәйле аларны зурлап бәйрәм итү мөмкин булмаса да, бу уңайдан чаралар уздырылган. Иске Ибрай авылы втераннар советы авыл активы белән берлектә Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан агач-куаклар утырту чарасында катнашкан. Җәен авыл урамнарын, юл буйларын чабу, зыярәт өсләрен җыештыру эшләре башкарылган.

    Авыл халкын су белән тәэмин итү тулысынча хәл ителмәсә дә, су челтәре гомуми боҗра булып тоташкач, суга мохтаҗлык кимегән. Су челтәренә өлешләп ремонт ясалган. Хәзерге вакытта 3 скважинадан су килеп тора. Су башнялары иске булу сәбәпле, үзара салым акчасына яңасы сатып алынган, аны су челтәренә тоташтырырга гына калган. Федераль программа кысаларында авыл уртасында парк булдырылган.

    Авыл халкы катнашында үзара салым акчасына юлларны төзекләндерү эшләре алып барылган, насос алмаштырылган, кирәкле җиһазлар сатып алыган. “Ярдәм янәшә” акциясе кысаларында мохтаҗларга азык-төлек пакетлары өләшенгән.

    2021 елга планнар: юлларны төзекләндерү, вак таш җәюне, урамнарны яктыртуны дәвам итү, мәдәният йортын ремонтлау, яңа су башнясы урнаштыру һәм аны су үткәргеч системасына тоташтыру, санитар зона булдыру, кадастр исәбендә булмаган объектларны, хуҗасыз йортларны кадастр исәбенә кую.

    Утырышта катнашкан район башлыгы Камил Гилманов үз чыгышында, авылда проблемаларның җитәрлек булуын, юллар салынуын, тормыш шартларының яхшыруын, демография хәленең борчу тудыруын, авылны саклап калырга кирәклеген, коронавирус афәтенең таралуына юл куймас өчен, вакцинация ясатырга кирәклеген билгеләп үтте.

    Районның баш табибы Марсель Ислямов та ковидтан вакцина ясатырга өндәде.

    Утырыш азагында авыл ветераннар советы рәисе Рәхимҗан Ярмөхәммәтовка Рәхмәт хаты тапшырылды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: