Аксубаево
  • Рус Тат
  • “Дельфин”чыларның җиде призы бар

    Минзәләдә 15-16 яшьлек егетләр һәм 12-14 яшьлек кызлар арасында «Б» төркеменә кергән (авыл районнары) йөзү буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге узды.

    Ярышлар ТР укучыларының ХІІ Спартакиадасы исәбенә узды. Аларда республиканың 11 районыннан 60 тан артык спортчы катнашты. Аксубайлылар – балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренерлары Михаил Федоров һәм Геннадий Леонтьев шәкертләре беркайчан булмаганча уңышлы чыгыш ясадылар. Дүрт катнашучы җиде призлы урын алды. 

     Баттерфляй белән 50 метрга йөзүдә Илһам Сөнгатуллин бәхәссез җиңүче булды. Сергей Кириллин дүрт төр буенча искиткеч ныклык һәм нәтиҗәләргә омтылучанлык күрсәтте. Ул 100 метр арада комплекслы йөзүдә һәм  50 метрга аркада йөзү буенча икенче булып финишка килеп җитте, 100 һәм 50 метрга ирекле стиль белән йөзүдә өченче урын алды. Өченче күрсәткечкә шулай ук Вадим Цветков (100 метр комплекслы йөзүдә) һәм Екатерина Гуслякова (50 метр брасс белән) иреште. 

     - Без спортчыларыбызның чыгышларыннан бик канәгать, – диде Михаил Федоров. – Балалар бик яхшы эшләделәр. Бу очраклы уңыш түгел. Алар күнегүләр вакытында тырышып шөгыльләнделәр һәм ярышларда да үҗәтлек күрсәттеләр. Әмма ирешелгәннәрдә тынычланмыйбыз, яңа ярышларга әзерләнәбез.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: