Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Әдәбият дөньясына – китапханә аша

Балалар өчен китапханә – ул яңа ачышлар, ниндидер билгесез, якты әйберләр белән очрашу, бер-берең белән аралашу урыны.

Кызыклы китаплар белән тулы киштәләрне күреп, балаларда уку теләге уяна. Ә китапханәчеләр теге яки бу китап авторларының тормышлары турында сөйләп, аларның иҗат юллары белән таныштырганда, китапларга кызыксыну тагын да арта.

Яңа Дума авыл китапханәсендә башлангыч сыйныфлар укучылары белән итальян язучысы Джанни Родариның тууына 100 ел тулуга багышланган әдәби сәгать үтте. Чара җанлы һәм кызыклы булды.Танылган язучының иҗаты белән якыннан танышуда «Синьор Родари фантазияләре» китаплар күргәзмәсе ярдәмгә килде.

Китапханәче яшь тыңлаучыларны язучының тормышы һәм иҗаты белән таныштырды, балалар яратып өлгергән «Приключения Чиполлино», «Чем пахнут ремесла?», «Путешествие голубой стрелы» әкиятләренең ничек барлыкка килүе турында сөйләде. Укучылар аның сөйләгәнен игътибар белән тыңладылар һәм аннары сораулар яудырдылар. Һәм, әлбәттә инде, балалар өйдә укыр өчен үзләре белән китаплар алдылар.

Фото: Яңа Дума авыл китапханәсе архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев