Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Даны бөтен Россиягә билгеле

“Актай“ агрофирмасы – даны республика чикләренә дә таралган предприятие.

Аның эшчәнлеге киңкырлы –  игенчелектән алып ат үрчетүгә кадәр. Актайлылар быелгы язгы чәчү эшләрен районда беренчеләрдән булып тәмамладылар. Туфрактагы дымны югалтмас өчен җиң сызганып хезмәт куйдылар һәм бурычны вакытында үтәделәр. Ә бит  орлыкларга шытып чыгарга һәм үсеп китәргә ярдәм иткән дым –  басулар уңдырышының төп шартларыннан берсе.

Чәчү мәйданнарын  сабан бодае, арпа, солы, вика һәм карабодай  алып тора.

Бүген хуҗалыкта кыр эшләре дәвам итә – механизаторлар чәчүлекләрне эшкәртәләр. Агрегатлар күпьеллык үләннәрне беренче чаптыруга әзер.

Аксубайны “Актай“ агрофирмасы пекарнясы продукциясеннән башка күз алдына да китереп булмый. Ипи пешерү цехында һәр көнне 2700 данә ипи җитештерелә. Табын күрке булган ипи элеккеге алым – апара куеп пешерелә. Предприятиедә шулай ук  макарон, кондитер әйберләре дә җитештерелә.

Атчылык “Актай“ ҖЧҖнең данын бөтен Россиягә танытты. Актай атлары республика һәм Бөтенроссия ат узышларында катнашалар һәм призлы урыннарны яулыйлар. Быелгысы елның да уңышлары  бар –  Мәскәү үзәк ипподромында Аксубай  “Актае“ вәкиле  “көмеш“ яулады. Тармакның чәчәк атуын, ат чабышларында яңа уңышларга ирешүләрен генә телисе кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев