Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Данис Зарипов Аксубай хоккей командасына мастер-класс бирде

Аксубайга ТР Хоккей федерациясе килде. Бу –районның балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе һәм мәктәпләренең хоккей командалары өчен зур вакыйга булды.

Очрашуга өлкәннәр дә килгән иде. Сүз уңаенда, бу  дәрәҗәле кунакларның районга беренче генә килүе түгел . Хоккей федерациясе Аксубайда декабрь ахырында «Әтине, әнине һәм хоккейны яратам» исеме астында  кышкы гаилә бәйрәме бүләк иткән иде. Кунакларны яшь хоккейчылар зур куаныч белән каршы алды.

– Вәт, шәп,  бу Данис Зарипов үзе бит, – дип сокландылар егетләр. - Кызык, автограф бирерме икән, ә аның белән фотога төшәргә мөмкин булырмы? 

Яшьләр үзәгендә  ТР Хоккей федерациясенең башкаручы директоры Кирилл Голубев, аның урынбасары, биш мәртәбә Гагарин кубогы иясе Сергей Закамский, «Ак Барс» хоккей клубы уенчысы, «Победный бросок» үзәге җитәкчесе Данис Зарипов белән пресс-конференция үтте. 

Кунаклар Аксубай спорт мәктәбе  исәбендә хоккей җиңүләре өчен бирелгән кубокларның күп булуына гаҗәпләнде. Безнең егетләребез ачык бозда шөгыльләнсәләр дә, аларга ел әйләнәсендә боз сарайларында шөгыльләнүче хоккейчылар белән ярышырга туры килә. 

- Татарстан Республикасы Хоккей федерациясенә рәхмәт – безнең малайлар өчен хоккей легендасы Данис Зарипов белән очрашу һәм мастер-класста катнашу зур сюрприз, – дип билгеләп үтте район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин 

Ә яшь хоккейчылар легендар хоккейчыга сорауларын яудырып кына торды: ничә яшьтән хоккей уйный, быел Гагарин Кубогына кем ия булачак һәм кызларны хоккейга алалармы? Үзләренең сорауларына җавапларны тыңлаганда балаларның күзләре ничек янганын күрсәгез... 

Данис хоккейда җиде яшьтән бирле уйнавын, алканың һәрчак мендәр астында булуын һәм хәтта кибеткә ипи сатып алырга барганда да, “күңелле булсын өчен”,  кәшәкә һәм алка белән баруын искә алды. Атаклы хоккейчы бозга чыккач, ачык бозда хоккей командасы өчен мастер-класс үткәргән вакытта балаларның  күзләре тагын да  яна башлады!  Ул балаларга капка аша бронка ясау техникасын һәм берничә уен күнегүләрен күрсәтте һәм, әлбәттә инде, автографлар таратты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.

- Район өчен ТР Хоккей Федерациясе җитәкчелеге белән очрашулар хоккей уеннары үсешен пропагандалау планында зур ярдәм, - дип билгеләп үтте балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Нияз Хисмәтов. - Бу килүдә алар безгә Данис Зариповны алып килделәр, декабрь аенда  Аксубай бозында  Татарстан хоккее легендасы, Россия Федерациясенең атказанган тренеры Геннадий Маслов мастер-класс күрсәтте. Безнең малайлар өчен бу бик зур мораль ярдәм, алар мондый очрашулардан соң кабына төшә һәм шул ук Җиңү алкаларының тәҗрибәсен үзләштереп кенә калмыйча, яңа җиңүләргә рухландыра да.

Җиңүләр күбрәк булсын өчен, Данис Зарипов Татарстан Республикасы Хоккей федерациясе белән берлектә Аксубайның шул ук исемдәге хоккей командасына кәшәкәләр комплекты бүләк итте. Ул Аксубайда үзенең шәхси майкасын калдырды, аны мастер-класстан соң  салып, Данис Зариповтан  “БАРС“ хоккей командасына уңышлар һәм җиңүләр»  дип язып, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Нияз Хисмәтовка бүләк итте. Малайларның берсенә башлыгын салып бирде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев