Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

ДАНИЛА МАКЛАКОВ Аксубай чемпионы булды

18 яшькә кадәрле шахматчылар арасында Аксубайның традицион шахмат чемпионаты узды.

Ярыш тарихны 2002 елданшахмат клубы директоры Юрий Сухалов идарә иткән чордан бирле алып бара. Быел гамәлдәге чемпион Илсаф Даутов бронзага дәгъва итте.Әлеге титулга  икенче мәктәп  укучылары Максим Борисов һәм Данила Маклаковкөрәште. Икесе дә әлеге ярышларда  икешәр тапкыр призерлар булган, ә бу очракта  кем чемпион булачагы чишелде.

Ниһаять, бәхет Данила Маклаковка елмайды, Борисов – икенче, Даутов – өченче. Аларның өчесен дә Геннадий Горбунов шахмат серләренә өйрәтә. Конкуренция бик  көчле иде, әйтик, районның  иң көчле шахматчыларының берсе Адель Купцов та 18 яшенә кадәр бер тапкыр да Аксубай чемпионы булмаган. Район үзәгенең бердәнбер чемпион титулына  дүрт мәртәбә Савелий Купцов, ә Тимур Магизов, Тимур Крайнов, Никита Убейкин әлеге титулга  өч мәртәбә лаек булган .

Фото шахмат клубы архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев