Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Дактилоскопия

Район гражданнары дактилоскопия процедурасын ирекле рәвештә үтә алалар.

Бу РФ Эчке эшләр министрлыгының махсус административ регламенты белән расланган. Россия Федерациясендә ирекле дәүләт дактилоскопик теркәү процедурасын Россия Федерациясенең балигъ булган гражданнары гына түгел, ата-аналар гаризасы буенча балигъ булмаганнарга һәм эшкә сәләтле булмаган гражданнарга карата да уздырырга мөмкин.

– Ирекле дактилоскопия Россия МВДның Аксубай районы бүлегенә гаризаны шәхсән яки электрон рәвештә дәүләт хезмәтләре Порталы аша тапшырганнан соң үткәрелә , гадәттә без аны мөрәҗәгать итү көнендә үткәрәбез, – ди полиция начальнигы урынбасары подполковник Владимир Семенов. Безнең практикада төрле хәлләр була – кешеләр хәтерен югалта, юл-транспорт һәлакәтләренә эләгә...

Кайчагында бармак эзләре -  үз исемнәрен онытучанһәм яшәү адресын әйтә алмаган,  югалган туганнарын табарга ярдәм итүнең оператив бер ысулы.Административ регламент нигезендә, дактилоскопик экспертиза мәгълүматлары РФ ЭЭМ дактилоскопик экспертизаларның бердәм базасына кертеләчәк. Әмма гариза бирүче теләсә кайсы вакытта дактилоскопик мәгълүматне гомуми базадан алдыру  турында  гариза язарга мөмкин.

Ирекле дактилоскопияне үтәргә теләүчеләргә Россия Эчке эшләр министрлыгының Аксубай районы буенча кизү частенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.Үзең белән РФ гражданины паспорты, балаларның  туу турындагы таныклыкларын, 14 яшькә җитмәгән балаларга  опека һәм попечительлек бүлегеннән уллыкка яки кызлыкка алу фактын раслаучы документны алырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев