Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Covid-2019 каникулга җибәрә

Чәршәмбе көнне РФ Президенты Владимир Путин коронавирус таралу куркынычы вәзгыятенә бәйле ил халкына мөрәҗәгать белән чыкты.

Пандемиянең Россия территориясенә таралуына юл куймас өчен россиялеләр өчен иртәгесе көннән каникуллар башланачак һәм алар 5 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Аксубай районы да каникулларга китә – хезмәтләре район халкының тормышын тәэмин итү белән бәйле булмаган предприятиеләр һәм оешмалар хезмәткәрләре ял итәчәк.

– Хакимият органнары – совет һәм башкарма комитет, полиция, хастаханә, авыл хуҗалыгы тармагы хезмәтчәннәре, азык-төлек һәм көндәлек кирәкле товарлар белән тәэмин итүче оешмалар гадәти режимда эшләячәк. Каникуллар кешеләрнең күчешен, берберсе белән элемтәләрен киметү максатларында эшләнә. Бу чор пандемия таралуына юл куймау өчен кирәк, – дип шәрехләде район башлыгы Камил Гилманов.

Район башлыгы ышандырганча, Аксубай районы территориясенә коронавирус үтеп керүне булдырмау һәм профилактикалау өлешендә билгеләнгән барлык таләпләр дә кабул ителгән. Район территориясендә халык катнашында масссакүләм чаралар үткәрелми.

Район башлыгы халыкка аңлап якын килергә, массакүләмле тантаналар уздырмаска яисә, коронавирус инфекциясенең районга үтеп керү һәм таралу куркынычын киметү өчен, бәйрәмнәрне башка төбәкләрдән кунаклар чакырмыйча, тар даирәдә генә билгеләп үтәргә, урамга чыкмаска киңәш итте.

 

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев